enrutat
Баш бит / Мәдәният министрлыгында киләсе 10 ел турында сөйләштеләр
Мәдәният министрлыгында киләсе 10 ел турында сөйләштеләр

Мәдәният министрлыгында киләсе 10 ел турында сөйләштеләр

Аз да түгел, күп тә түгел, нәкъ ун елдан соң. Мәдәният министры Ирада Әюпова сүзләренә караганда, нәкъ шул кадәр вакыт үткәч мәдәният – күңел ачу чарасы дип түгел, ә бик күп авыруларны кисәтү чарасы булып та кабул ителәчәк. Бу фикер әлеге тармакның 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе проектын тәкъдим иткәндә яңгырады.

Фикер алышуда мәдәният әһелләре катнашты. Алай гына да түгел, проект буенча тәкъдимнәрен теләгән һәр кеше җиткерә ала. Проект белән исә Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга була. Шулай итеп, бу нилектән эшләнә соң?

– Җәмәгатьчелектә фикер уятасыбыз килә. Халык 2030 елга мәдәниятне ничек күзаллый? Без нәрсәне күреп җиткермәгәнбез – әнә шуны беләсебез килә, – диде Ирада Әюпова.

Стратегиянең нигезендә «Мәдәният» илкүләм проекты идеяләре һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның «Татарлар: традицияләргә тугрылык, киләчәккә ышаныч» мәкаләсе фикерләре ята. Ул берничә бүлектән тора. Иң тәүгесе халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә багышланган. Ирада Әюпова, теләсә кайсы чир кешенең психологик халәтенә бәйле, дип исәпли:

– Үзләрен бәхетсез дип санаган, гармониягә ирешә алмаган кешеләр ешрак авырый. Сәламәтлекне саклау – ул шулай ук мәдәният. Бу – җәмгыятьнең нигезенә салынган принципларның берсе.

Стратегиянең икенче максаты – талантка ачылырга, формалашырга ярдәм итү. Министр, әгәр моны эшләмәсәк, талантларны югалтабыз, дигән фикердә. Яшьләргә зур игътибар кемгәдер ошый, кемнәрнедер хафага сала. Әйтик, министрлык каршындагы иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев яшьләр диеп өлкән буынны онытмаска чакырды:

– Кадрлар бөтен нәрсәне хәл итә. Без моны барыбыз да аңлыйбыз. Министрлык кадрларны яшәртү турында сүз алып бара. Ә илле яшьлек һәм өлкәнрәк белгечләрне кая куярга? Бүгенге 25 – 30 яшьлекләр 2030 елга шулай ук 50 яшькә җитә бит. Аларны нишләтергә җыенасыз?

Ирада Әюпова исә белгечне, сүз өлкәннәрне кысрыклау турында бармый, дип тынычландырды:

– Сер түгел, яшьләр дәүләт оешмаларында эшләргә атлыгып тормый. Ләкин алар төрле проектлар тәкъдим итәргә мөмкин. Мәсәлән, кино индустриясен алыйк. Бер караганда, яшьләр кызыгырлык өлкә, әмма… Без бер бик талантлы режиссер белән озак вакыт сөйләшүләр алып бардык, Казанга китердек. Ләкин аңа даими эш урыны кирәк түгел булып чыкты. Аңа проектлар белән эшләү отышлырак. Һәм андый мисаллар җитәрлек. Шуңа күрә, монда сүз өлкәннәрне кысрыклау турында бармый. Сүз алар янәшәсендә яшьләргә иҗади идеяләрен тормышка ашырырга җирлек тудыру турында бара.

Марсель Таишев мәдәниятне заманчалаштыру идеясен дә шик астына алды. Моңа министр болай җавап бирде:

– Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләрен ачып карагыз, аны бит беренчел хәлдә бик азлар гына аңлый.

Министр фикер алышуга ачык икәнен белдереп, хәтта: «Проблемалар турында никадәр күбрәк сөйлибез, киләчәгебез шулкадәр өметлерәк. Чөнки битарафлык үтерә», – диде.

Стратегия максатлары арасында эшмәкәрлек, мәдәниятне санлы техникага күчерү турындагылары да бар иде. Иң әһәмиятлесе, стратегия кайда гына яшәмәсен, барлык татарларга да кагыла.

– Бәхетле кеше – тормышында иҗатка урын булган кеше. Әгәр үз-үзебезгә тәнкыйди күзлектән карасак, күбебезнең өй һәм эш дип яшәгәнен күрербез. Буш вакытта каядыр барып күңел ачарга мөмкинбез. Бусы да бик сирәк кенә. Үзебез иҗат итеп, шуңа сөенә белмибез. Ә бит табиблар да иҗади шатлыкның сәламәтлеккә яхшы тәэсир итүен әйтә. Өмет исә яшәү дәрте бирә, – диде министр йомгаклап.

Мәдәният – ул әле театр, кинотеатрлар гына түгел. Ирада Әюпова әйтүенчә, мәдәният – үз-үзеңне табу, рухи яктан үсү өлкәсе дә.

Документта саннар саллы. Стратегиянең 2030 елга куйган максатларының кайберләрен генә алыйк. Әйтик, Татарстанның инвестицион абруен күтәрү; Россия прокатына чыккан милли фильмнар күләмен 50 процентка җиткерү; мәдәният оешмаларына йөрүче халык санын 3 тапкыр арттыру; мәдәни чараларда катнашучы балалар санын 80 процентка җиткерү, өстәмә эш урыннары булдыру һәм башкалар.

Милли фильмнарны Россия прокатына чыгару мәсьәләсе әлегә катлаулы тора. Продюсер, режиссер Алексей Барыкин әнә шул фикердә:

– Документта Россия күләмендә милли фильмнар күләме турында сүз бара икән, 45 процентка җитү реаль күренеш. Татарстан фильмнары турында сүз барса, кызганыч, аларны хәзер бик аз җитештерәләр. Алга барган саен, җитештерү күләме кими. Әлеге тармак ярдәмгә мохтаҗ. Әле 3 – 5 ел элек кенә дә, Татарстан киносы бумы, дип әйтә ала идек. Хәзер ул юк дәрәҗәсендә. Россия прокатына эләгү мөмкин түгел диярлек. Соңгы елларда зур прокатка нибары бер картина чыга алды. Ул да булса, «Су анасы». Татарстан киносы ярдәмгә мохтаҗ. Ул могҗизалы төстә үзеннән-үзе үсеп чыкмаячак.

Театр белгече Нияз Игъламов исә план буенча эшләү күпкә җиңелрәк дип саный:

– Миңа иң ошаганы: стратегия үсешенең дүрт юлын күрсәтү. Кризис булган очракта, ул бертөрле юлдан барачак, шулай ук база юлы һәм башкалары бар. Ничек кенә карасак та, ун ел эчендә төрле хәлләр булырга мөмкин. Ә бөтен юлларны уйлаганда, ул туктап калмаячак. План – уңышның нигезе. Камал театры, мәсәлән, күптән инде өч сезонлык план төзи һәм шуның буенча эшли. Безгә үзизоляция чоры гына азрак зыян китерде, ә аңарчы барысы да план буенча барды. Гомумән алганда, бүген төрле стратегияләр турында күп сүз сөйләнә. Татар халкының үсеш стратегиясе турында да күп сүз барды, хәзер тынып калды. Бәлки Бөтендөнья конгрессы аны эшләп тә чыккандыр, хәбәр юк. Стратегияләр эшләнеп тә аңа финанс бүленмәсә, шулай ук файда булмаячак. Мәдәният министрлыгы – дәүләт органы, бу җәһәттән аңа дәүләт ярдәме булыр дип ышанырга нигез бар. Инде барлык яңгыраган фикерләр кәгазьдә генә калмасын иде дип өметләник.

Мәдәният проекты буенча сездә нинди фикерләр бар? Сездән тәкъдимнәр көтеп калабыз. Стратегия проекты Татарстан Мәдәният министрлыгы сайтына урнаштырылган.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*