tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы медаль белән бүләкләнде
Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы медаль белән бүләкләнде

Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы медаль белән бүләкләнде

Казан дәүләт медицина университетының ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы, медицина фәннәре кандидаты Нил Хәлфиев «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Нил Хәлфиев «Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре өчен кыскача русча-татарча сүзлеге»н төзеп чыгарган. Ул хәзерге вакытта да табиблар һәм студент-медиклар эшендә кулланыла.

Бүләкне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов тапшырды.

Нил Хәлфиев 1975 елдан КДМИның рентген-радиология кафедрасының ассистенты буларак эшли. Шул ук вакытта Республика клиник хастаханәсенең поликлиникасында дәвалау-консультатив эшен алып бара. Нил Хәлфиев башлангычы белән кабинетлар яңартыла һәм заманча рентген аппаратурасы белән җиһазландырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*