tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар быел кимегән
Мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар быел кимегән

Мәктәп тәмамлаучылар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар быел кимегән

Татарстанда быел чыгарылыш сыйныф укучыларының бары 69ы гына Бердәм республика имтиханын, ягъни татар теленнән сынау тапшырган. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 20 укучыга азрак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова Азатлыкка әйтүенчә, быел югары уку йортына керү таләпләре үзгәргән һәм укучыларның кимү саны шуның белән бәйле.

“Хәзер Татарстанда бары өч югары уку йорты гына шушы татар теле имтиханы нәтиҗәләре нигезендә студентлар кабул итә. Хәтта татар журналистикасына кергәндә дә балалар җәмгыять белеме, тарих һәм урыс теленнән имтихан биреп керәләр.

Югары уку йортлары федераль карамакта саналгач, Бердәм дәүләт имтиханы таләпләрен дә алар куя. Без хәзер һичъюгы шушы татар филологиясе, татар журналистикасы бүлекләренә киләсе елдан татар теленнән имтихан нигезендә кабул итүләрен сорап Мәскәүгә хат яздык”, ди ул.

Әхмәтҗанова әйткән татар теле имтиханы нигезндә кабул итүче югары уку йортларына Чаллы социаль педагогик технологияләр һәм ресурслар институты, КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының ике төркеме керә. Татар теленнән имтихан тапшырган 69 укучы нәкъ шушы уку йортларына керергә планлаштыра. Татар теленнән имтихан тапшыручыларның 48-е татар мәктәпләреннән булган. Алар уртача 74,5 балл җыйган. Урыс мәктәпләрендәге татар төркемнәреннән 16 бала тапшырган (уртача 76,4 балл) һәм урыс мәктәпләрендәге урыс төркемендәге татар теленнән биш бала биргән (уртача 68,6 балл).

Барлыгы 30 район балалары катнашкан: Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Балтач, Буа, Биектау, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Казанның Киров районы, Совет районы, Кукмара, Лаеш, Лениногорски, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Чаллы, Түбән Кама, Питрәч, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән һәм Ютазы.

Ландыш Харрасова, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*