tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү өлкәсендә “Йолдызлар яңгыры” ачык һава фестиваленә әзерләнәләр
Мәскәү өлкәсендә “Йолдызлар яңгыры” ачык һава фестиваленә әзерләнәләр

Мәскәү өлкәсендә “Йолдызлар яңгыры” ачык һава фестиваленә әзерләнәләр

Мәскәү шәһәренең татар һәм башкорт яшьләре уртак проект әзерли — 11-12 августта Мәскәү өлкәсендә “Йолдызлар яңгыры” ачык һава фестивале узачак! Программага спорт уеннары, остаханәләр, бизнес-форум, тере тавышлы концерт, дизайнерлар ярминкәсе кергән. Ашау — хәләл. Шулай ук намаз вакытын оештыру, дингә кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен “Имамга сорау” акциясе дә оештырылачак.

‌Фестивальне оештыручылар — Мәскәү шәһәренең “Бердәмлек” яшьләр клубы, Татарстан Республикасы вәкиллегенең яшьләр шурасы, Мәскәү татарларының “Штаб” оешмасы, “Татарча волейбол” командасы, “Яңарыш”, “Мирас” яшьләр клублары, башкорт студентларының BashStudents ассоциациясе, “Ак тирмә” милли-мәдәни үзәге, “Мәскәү башкортлары” берләшмәсе, Рәсәй мөфтиләр шурасы, “Татар ашлары йорты”.

‌Урыны — Мәскәү өлкәсе, Иске Купавна авылы.

Теркәлү: https://goo.gl/forms/Ily8TqsKFDQMFYTp2

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*