enrutat
Баш бит / Мәскәү татарча беләме?
Мәскәү татарча беләме?

Мәскәү татарча беләме?

Казан янындагы «Идел» җәйләвендә XXX Татар яшьләре көннәре тәмамланды. Җәйләүгә килгән Мәскәү татарлары штабы координаторы Гөлнара Яруллина белән очрашып, ил башкаласында яшь милләттәшләребезне берләштерү, милли чараларга җәлеп итү максатында нинди эшләр оештырасыз, мегаполиста татар мохите булдыру кыенмы, дип сораштык.

Быелгы яз катлаулырак булды. Пандемия башлану сәбәпле, ниятләгән чараларның күбесе тормышка ашырылмый калды яки онлайн рәвештә үткәрелде. Шулай да сез кул кушырып утырмадыгыз дип ишеттек.

– Чынлап та, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтү максатында планлаштырылган шактый чаралар чынга ашмый калды. Тик без аптырап калмадык. Бик күп флешмоблар оештырдык. Ветераннарны, онлайн форматта җыр яздырып, котладык. Ни кызганыч, рамазан ае да пандемия вакытына туры килде. Шуңа карамастан йөздән артык милләттәшебезгә авыз ачу өчен азык-төлек пакетлары тараттык. Хәзерге вакытта Мәскәүдә күпме татар сугыш ветераны бар икән дип барлый башлаган идек. Кызганыч, тәгаен ачыклап бетереп булмады. Табигый, беренче чиратта үзебезнең татар штабы эшчәнлегендә катнаша торган ветераннарның өйләрендә булдык; тагын кемнәр онытыла икән, кемнәрне беләсез, дип алардан сорашып та байтак адрес ачыкланды. Ураза вакытында, билгеле, сугыш, тыл ветераны дип бүлеп тормадык, олы яшьтәге милләттәшләребезнең хәлен белештек. Бигрәк тә ялгыз яшәгән, урамга чыгып йөри алмаган (әле бит олы кешеләргә чыгып йөрмәскә дә куштылар) әби-бабайларыбыз, пандемия беткәч килми калмагыз, бездә бик күп истәлекләр, фоторәсемнәр бар, бергәләшеп чәй эчәрбез, дип озатып калды. Шунысы кызык: тәм-томнан тыш, өлкәннәребез без алып килгән татар газеталарына бик сөенде. Башка елларны олысын-кечесен, төрки халык вәкилләрен җыеп, ифтар мәҗлесе дә уздыра идек, коронавирус таралу сәбәпле, анысы килеп чыкмады. Дөрес, һәр җомга хәзрәтләр белән онлайн очрашу оештырдык. Фейсбуктан, Инстаграмнан килгән сорауларга алар тәфсилләп җавап бирде.

Җан исәбе алу буенча бик актив эш җәелдергән идегез. Тик бу кампания киләсе елга кичектерелде. Бу юнәлештә эшегезне туктатмагансыздыр?

– Бәлкем, кичектерелүе  яхшырактыр да. Бу юнәлешне дәвам иттерергә кирәк. Хәер, без тукталмадык та. Шунысы да бар: кайбер милләт вәкилләре, әстерхан татарларын, мишәрләрне, себер татарларын олы милләтебездән аерып алу өчен, максатчан, агрессив эш җәелдерде. Мондый очракларда авызыбызга су кабып тормаска, төпле галимнәрне җәлеп итеп, әлеге «һөҗүм»нәргә үз вакытында – көнендә, сәгатендә җавап биреп, халкыбызга аңлатып барырга тиеш. Без – бердәм һәм бүленмәс татар халкы! Халкыбызны «уяту» максатында, социаль челтәрләрдә, татар булмасаң, кем соң син, дигән рухта төрле кызык-кызык роликлар тарата башладык (хис дәрәҗәсендә булса да кешенең мин-минлеген, татарлыгын уятырга булыша бу). Ютубта бик күп алар. Сер түгел: безнең Мәскәүдә татарча белсә дә, туган телендә сөйләшми торганнар күп. Кемдер читенсенә, кемдер аңласа да, сүзләрне дөрес әйтмәм дип борчыла. Аннан килеп, Мәскәүдә урыс мохите ич, аралашу нигездә урыс телендә. Әле дә ярый өйдә, гаиләдә татарча сөйләшсәләр. Дөрес, без үзебезнең татар штабына җыелгач, туган телебездә сөйләшергә тырышабыз. Тик безнең кебек «татар утраулары» Мәскәүдә бик аз. Яшьләребезнең күбесе татарча аңлый, тик татарча сөйләшергә ояла. Милләтебезне саклау өчен, башкалада кичекмәстән шушы проблеманы хәл итәргә кирәк. Әле бит шунысы да бар: Мәскәүдә илебезнең төрле-төрле республика-өлкәләреннән җыелган татарлар яши. Алар төрле-төрле диалектта сөйләшә. Бәлкем бу хәл дә, ягъни әдәби телне белмим дигән кыенсыну да бардыр. Янә килеп, катнаш гаиләдә үскәннәр байтак кына. Аларда татар теленә хөрмәт булса да, халык саны алу  вакытында син кайсы милләт кешесе булып языласың дип сорасаң, алар гадәттә, мин яртылаш кына татар бит, дип җавап бирә. «Казый» башласаң, син әле 70 – 80 процент татар булып чыгачаксың, дип үгетлибез аларны. Соңгы вакытта, бигрәк тә турыдан-туры аралашу мөмкинлекләре чикләнгәч, зумда бик күп онлайн  чаралар, очрашулар оештырдык. Яз айларында һәр көнне булмаса да, атнасына ике-өч мәртәбә төрле-төрле татар төбәкләре белән танышу-таныштыру максатында бик күп тәкъдим итү кичәләре уздырдык. Гадәттә зум аша оештырган кичәләрдә 15 – 20 кеше була.

ТАССРның йөз еллыгын билгеләп үтүдә дә актив катнаштыгыз дип беләм.

– Республикабызның әлеге зур бәйрәме уңаеннан (мин үзем Казанда туып үскәнгә, гел республикабыз дип сөйләшәм), без Новодевичье зиратына барып, анда җирләнгән күренекле милләттәшләребезне искә алдык, каралмаган каберләрне чистарттык. Бу хакта видео да чыгардык. Дөрес, мәрхүмнәребезнең күбесе мәшһүр генералыбыз Мәхмүт ага Гәрәев кебек Данилевский зиратының татар-мөселман өлешендә җирләнгән. Әле менә күптән түгел генә йөзьеллык уңаеннан җитәкчебез – Мәскәү татар штабы башлыгы Рөстәм Җамалиев, Түбән Кама шәһәрендә булып, Татар конгрессының җирле оешмасы белән берлектә, бик күп кеше җыймыйча гына, балалар Сабан туе уздырды. Минзәлә районы китапханәсенә балалар яратып укый торган китаплар бүләк иттек. Мәскәүдә яшәүче өлкән милләттәшләребезгә Татарстанда нәшер ителә торган татар газеталарын бүләк итеп яздырдык (хәер, соңгы елларда ярты ел саен без бу күркәм эшне эшләп киләбез).

Сер түгел, пандемия нәтиҗәсендә Казанда эшсез калучылар артты. Мәскәүдә дә артмыйча калмагандыр. Башкалада яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү максатында бер-бер чара күрелмәдеме?

– Эшсезләр артты инде, ничек артмасын?! Без хәзер телеграм-каналда аерым чат ясап, эш урынын югалтканнарга кайда нинди вакансия барын хәбәр итәбез, эш табарга булышабыз. Сер түгел, Мәскәүдә яхшырак түлиләр дип, анда китүчеләр күп булды. Аларның күбесе хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли. Пандемия иң элек шушы өлкәгә сукты да инде. Дөрес, хәзер Мәскәүдә бөтен кибетләр, барча рестораннар ачык, Казанда ашыкмыйлар әле.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ
vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*