tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары “Мәскәүдә Тукай көне” акциясен башлап җибәрде
Мәскәү татарлары “Мәскәүдә Тукай көне” акциясен башлап җибәрде

Мәскәү татарлары “Мәскәүдә Тукай көне” акциясен башлап җибәрде

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиллеге (@polpredstvo_tatarstana_moskva) һәм вәкиллек каршындагы Яшьләр советы (@tatyashlare) социаль челтәрләрдә #деньтукаявмоскве дигән акция башлап җибәрде.

Катнашырга теләүчеләр татар шагыйре Габдулла Тукай – аның гомер юлы яки иҗаты белән бәйле пост (фото яки видео да ярый) урнаштырырга тиеш. Оештыручылар аккаунтларын һәм #деньтукаявмоскве #полпредствотатарстана #tatyashlare хештегларын күрсәтү шарт.

Иң яхшы публикацияләр 26 апрель көнне Тукай һәйкәле янында истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.

http://tatyashlare.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*