tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады
Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады

Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады

Мәскәү татарлары штабының яшьләр бүлеге эшли башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә «Татар яшьләре штабы» лидеры Таһир Мөхәмәтдинов әйтте.

«Мин Мәскәү татарлары штабы кысаларында яшьләр өчен бер юнәлеш булдырырга теләдем, чөнки Мәскәүгә күчкәч, миңа татар мохите һәм татар телендә аралашу җитмәде. Беренчедән, „Вконтакте“ челтәрендә группа булдырдым, аннан соң командага тугыз кеше җыелды. Хәзер безне Instagram, You Tube, Telegram челтәрләрендә табып була», — дип сөйләде штаб лидеры.

Лидер бу проектның максатын әйтте, ул — татарларны берләштерү, аралашу һәм дискуссияләр уздыру өчен мәйдан булдыру. «Татар яшьләренә татар телендә аралашу җитми, алар безгә мөрәҗәгать итә, таяныч эзли», — ди Мөхәмәтдинов.

Татар яшьләре штабының You Tube каналында күренекле татар шәхесләренә һәм җанисәпкә багышланган видеолар бар.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*