tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Алтын Урда чорының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр
Мәскәүдә Алтын Урда чорының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр

Мәскәүдә Алтын Урда чорының археология һәм архитектура һәйкәлләре турында сөйләячәкләр

«Җомга көн кич белән» циклы кысаларында 12 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге китапханәсендә «Алтын Урда һәм аннан соң оешкан дәүләтләр чорындагы Евразия төбәкләренең археология һәм архитектура һәйкәлләре» темасына лекция узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияне «Татарстан Республикасының татар төбәкләрен өйрәнүчеләр җәмгыяте» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, профессор, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Алтын Урда комплекслы тарихи – археология экспедициясе җитәкчесе Альберт Борһанов укый.

Борһанов шулай ук Иран һәм Урта Азиядән Идел-Урал төбәгенә булган, ягъни Бөек ефәк һәм көмеш һәм Әхмәд Ибн-Фадлан юлларындагы археология һәйкәлләре темасына да кагылачак.

Чара 17.00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*