30 гыйнварда Мәскәүнең Некрасов китапханәсендә “Габдрахман Әпсәләмов – татар әдәбияты батыры” исемле кичә оештырыла. Татар язучысының Мәскәүдә яшәгән елларына багышланган шушы чара белән китапханә Әдәбият елын ачып җибәрәчәк.

Габдрахман Әпсәләмов Мәскәүдә 1021 елдан 1940 елга кадәр яшәгән. Бу чор аның тормышында да, иҗатында да зур урын алып тора. Биредә ул укый, Муса Җәлил түгәрәгенз йөри, Горький исемендәге әдәби институтта белем ала, фронтка китә…
Мәскәүдә үтәчәк кичәдә язучының оныгы, үзе дә танылып өлгергән язучы Альбина Әпсәләмова, кызы Ләлә Әпсәләмова, тарихчы Марат Сәфәров, журналист һәм язучы Нәзифә Кәримова, опера җырчысы Эдуард Трескин һәм башкалар катнашачак. Композитор Зөлфия Рәүпова һәм яшь җырчы Альбина Латыйпова “Ак бүре” операсыннан Ханбикә ариясен башкарачаклар.
Кичә кичке алтыда башлана дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге тулывәкаләтле вәкиллеге.