tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорскида Рәхимкулов исемендәге бәйге үтәчәк
Магнитогорскида Рәхимкулов исемендәге бәйге үтәчәк

Магнитогорскида Рәхимкулов исемендәге бәйге үтәчәк

31 гыйнварда Магнитогорск каласында професиональ солист-вокалистлар арасында Габдулла Рәхимкулов исемендәге II Халыкара конкурс үтәчәк. Билгеле булганча, легендар җырчы 1940-1950 елларда Магнитогорски металлургия комбинатында эшләгән, Гамил Афзал җитәкләгән татар халык театры солисты булган.

Бәйгене җирле татарларының милли-мәдәни автономиясе оештыра. Бәйгедә өч яшь төркеменә бүленгән җырчылар катнаша алалар. Конкурсантлар жюри алдында ике алдан әзерләнгән җырын башкаралар. Берсе – татар халык җыры, катнашучы үзе сайлаган татар телендәге җыр. Жюри профессиональ музыкантлардан тупланган, аны Магнитогорск консерваториясе профессоры Р.М.Бакиров җитәкли.

Конкурста җиңеп чыгучыларга һәм һәр катнашучыларга бәйгедә катнашуның тиешле билгеләре тапшырыла.

Катнашырга теләүчеләр: [email protected] адресына язып җәбәрә алалар, яки 89068521594 Малюкова Сәрия Сайматовна, 89068536900 Тощилина Татьяна Владимировнага шалтратып мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*