enrutat
Баш бит / Мәскәүдә Габдрахман Әпсәләмовка багышланган әдәби кичә узачак
Мәскәүдә Габдрахман Әпсәләмовка багышланган әдәби кичә узачак

Мәскәүдә Габдрахман Әпсәләмовка багышланган әдәби кичә узачак

30 гыйнварда Мәскәүнең Некрасов китапханәсендә «Габдрахман Әпсәләмов — татар әдәбияты батыры» исемле кичә оештырыла. Татар язучысының Мәскәүдә яшәгән елларына багышланган шушы чара белән китапханә Әдәбият елын ачып җибәрәчәк.

AbduraГабдрахман Әпсәләмов (1911-1979) фронтовик-язучы, Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе. Ул — киң катлам укучы яратып укыган «Ак чәчәкләр», «Газинур», «Алтын йолдыз», «Сүнмәс утлар», «Мәңгелек кеше», «Яшел яр», «Агыла болыт» романнары авторы. «Ак чәчәкләр» — татар язучысы тарафыннан язлыган иң популяр роман исемен йөртә. Аның тулаем тиражы 5 миллионнан артып китә. Роман берничә телгә тәрҗемә ителгән.

Габдрахман Әпсәләмов Мәскәүдә 1021 елдан 1940 елга кадәр яшәгән. Бу чор аның тормышында да, иҗатында да зур урын алып тора. Биредә ул укый, Муса Җәлил түгәрәгенз йөри, Горький исемендәге әдәби институтта белем ала, фронтка китә…

Мәскәүдә үтәчәк кичәдә язучының оныгы, үзе дә танылып өлгергән язучы Альбина Әпсәләмова, кызы Ләлә Әпсәләмова, тарихчы Марат Сәфәров, журналист һәм язучы Нәзифә Кәримова, опера җырчысы Эдуард Трескин һәм башкалар катнашачак. Композитор Зөлфия Рәүпова һәм яшь җырчы Альбина Латыйпова «Ак бүре» операсыннан Ханбикә ариясен башкарачаклар.

Кичә кичке алтыда башлана дип хәбәр итә Татарстанның Россиядәге тулывәкаләтле вәкиллеге.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*