tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачыла
Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачыла

Мәскәүдә разведчик Исхак Әхмәровка һәйкәл ачыла

18 августта, Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында, Химки зиратында разведчик Исхак Әхмәровка (1901-1976) һәм аның хатыны Елена-Хелен Лоурига (1910-1981) һәйкәл ачыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтен хәбәр итә.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Россиянең Тышкы разведка хезмәте җитәкчелеге, Мәскәү хөкүмәте вәкилләре, СВР ветераннары, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзалары, разведчикның кызлары катнашачак.

Һәйкәл Татарстан Республикасы тарафыннан куела. Проектның автор-скульпторы Мәскәү С.Г. Строганов исемендәге сәнгать-сәнәгать академиясен тәмамлаган, Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы Рим Акчурин.

Исхак Әхмәров шәхесенең формалашуы Казан белән тыгыз бәйләнгән. Монда ул урта белем ала, партиягә керә, халык депутатларының Казан Советы депутаты итеп сайлана (1920-1921 еллар).

Исхак Әхмәров истәлегенә Казанда шәһәр урамнарының берсе аталды, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә аңа багышланган экспозиция ачылды. Россия Эчке эшләр министрлыгы ярдәме белән, ТР Президенты һәм ТРның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә «Вианж Продакшн» кинокомпаниясе «Исхак Әхмәров. Мистер «Резидент» документаль фильмын төшерде.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*