tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский истәлегенә концерт әзерләнә
Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский истәлегенә концерт әзерләнә

Мәскәүдә татар театрына нигез салучы Газиз Айдарский истәлегенә концерт әзерләнә

Мәскәүдә 24 ноябрьдә Татар мәдәни үзәгендә Газиз Айдарскийның тууына 120 ел тулуга багышланган концерт узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Газиз Айдарский 1924 елда нәкъ менә шушы бинада татар труппасын оештыра. Алга таба беренче Мәскәү татар театрының баш режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе була. Газиз Айдарский аны 1933 елга, вафатына кадәр җитәкли.

Аның истәлегенә башкаланың Татар мәдәни үзәге бинасында мемориаль такта куелды.

Чараның алып баручысы һәм оештыручысы Газиз Айдарскийның һәм Сара Садыйкованың кызы – Әлфия Айдарская. Ул бервакыт Татар мәдәни үзәге бинасында үзен өйдәге кебек хис итүе, чөнки аны балачактан ук белүе турында әйткән иде. «Мәскәү халкына зур рәхмәт. Чөнки үз вакытында нәкъ менә алар барлык тамашачыларга җырчы Сара Садыйкованы ачты. Мәскәү аның университеты булды», – диде Әлфия Газиз кызы.

Концерт программасында Татарстанның халык артистлары Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева һәм Лариса Маслова (виолончель), Татарстанның атказанган артистлары Айдар Габдинов һәм Рөстәм Гыйльфанов, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисткасы Гөлнара Байназарова, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Арсланов (концертмейстер), Казан театр училищесы студентлары – Айгиз Фәттахов, Венера Низамова, Фәрхәд Мөхәммәдҗанов катнашачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*