tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган ягыннан илһам алып
Туган ягыннан илһам алып

Туган ягыннан илһам алып

Мамадыш район Мәдәният сараенда язучы Вәрис Галинең 60 яшьлек гомер бәйрәме  билгеләп үтелде. Юбилярны тәбрикләргә Мәскәүдән якташы, Азия илләренең Лотос, Төркиянең Дәүләт, Татарстанның Габдулла Тукай һәм башка күп кенә мәртәбәле премияләр иясе Ринат Мөхәммәдиев; Казаннан Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Зиннур Мансуров; “Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Вахит Имамов; Татарстан язучылар берлегенең әдәби консультанты Марат Закир; язучы Амур Фәләх; Яр Чаллыдан Мансур Сафин кайтканнар.

Район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре әзерләгән кичәдә Вәрис Галинең Мамадыш төбәгендәге иҗатташ дуслары, яшь каләм тибрәтүчеләр, авылдашлары да тәбрикләү сүзләре белән чыкты. Язучының әсәрләреннән өзекләр дә сәхнәләштерелде.

Николай Михайлов
sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*