tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә үткән «Татар кызы 2020» бәйгесендә Кукмара һәм Мамадыш кызлары җиңгән
Мәскәүдә үткән «Татар кызы 2020» бәйгесендә Кукмара һәм Мамадыш кызлары җиңгән

Мәскәүдә үткән «Татар кызы 2020» бәйгесендә Кукмара һәм Мамадыш кызлары җиңгән

16 август көнне Мәскәүдә Халыкара гүзәллек һәм сәләт бәйгесенең Мәскәү төбәк этабы узды. Әлеге бәйгене онлайн форматта «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте.

Быел «Татар кызы-2020» Халыкара конкурсының сайлап алу этабында Мәскәү төбәгендә яшәүче кырыклап кыз катнашты. Жюри алардан егерме татар чибәрен сайлап алды, финалга шуларның сигезе чыкты.

Бәйге нәтиҗәләре буенча ике җиңүче игълан ителде: киләсе этапта Мәскәүне — Динә Абдуллина һәм Мәскәү өлкәсен Гөлмәрьям Смирнова тәкъдим итәчәк. Динә Абдуллина тумышы белән Кукмарадан. Аңа 19 яшь. Ә 23 яшьлек Гөлмәрьям Смирнова Мамадыш кызы. Хәзерге вакытта алар Мәскәүдә укый. Бәйгенең ике җиңүчесе дә Мәскәү төбәген Үзбәкстандагы «Татар кызы» халыкара конкурсында тәкъдим итәчәк.
«Бу бәйге инде күпме еллар меңләгән кызга татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән танышырга мөмкинлек бирә. Алар татар телендә сөйләшергә, ашарга пешерергә өйрәнеп китә. Мин моңа бик сөенәм. Мондый бәйгеләр булганда, безнең телебез дә, халкыбыз да яшәячәк», — диде ТР Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

Шунысын да билгеләп үтик, быел «Татар кызы» халыкара конкурсы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтә. Ул беренче тапкыр Чиләбедә 2011 елда үткәрелгән.

«Мин бәхетле һәм барысы өчен дә бик рәхмәтле. Әйтәсе сүзләрем бик күп. Әлегә сезгә шатлыклы яңалыгымны әйтәсем килә. Бүген мин „Татар кызы 2020“ (Мәскәү өлкәсе), „Халык гүзәле“ һәм „Иң иҗади татар кызы“ исемен яуладым», — дип язган Гөлмәрьям үзенең инстаграм битендә.

Ләйсән Вәлиева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*