tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегендә кино күрсәтеләчәк
Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегендә кино күрсәтеләчәк

Мәскәүдәге Татарстан вәкиллегендә кино күрсәтеләчәк

6 декабрь көнне ТРның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле җәмәгатьчелеккә ике документаль фильм тәкъдим итәчәк. Алар Беренче Бөтендөнья сугышы башлануга 100 һәм Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан күрсәтелә. Фильмның авторлары — Мәскәүдә яшәүче һәм эшләүче татарстанлылар: телевидениедә алып баручылар Фәридә Корбангалиева (“Россия” телеканалы), Максим Шәрәфетдинов (“Беренче канал”), режиссеры — Денис Красильников, “Би-Би-Си” журналисты Ольга Ившина, дип хәбәр итә тулы вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте.

Кичә “Незаметные герои неизвестной войны” фильмын күрсәтү белән башланып китәчәк. Кинолента татарларның Беренче Бөтендөнья сугышында катнашуына багышлана. Дөрес, бу сугыш хакында Совет архивларында озак елларда яшереп тордылар, мәктәп дәреслекләрендә дә берничә генә бит бирелә иде.

Сугышка 1,5 миллионнан артык татар кешесе алынган, шуларның 100 меңе сугыш кырларында һәлак булган яки тоткынлыкта үлгән. “Билгесез сугышның күренмәс батырлары” фильмы батырлыклары онытылган татарларга багышлана.

Картина бик күп вакыйгалар һәм сирәк кадрларга бай. Төшерү төркеме сугыш эзләре буенча Санкт-Петербург, Казан, Оренбург, Калининград, Литва, Беларусь, Франция, Германиядә була. Фильм төшерүдә Россия һәм Европаның бик күп фәнни консультантлары катнаша.

Фильм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – РТның РФдагы тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, эшкуар һәм меценат Рөстәм Мәһдиев ярдәме белән төшерелгән.

Икенче фильм “Могила известного солдата” дип атала һәм аны Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган, “Би-Би-Си”ның Рус хезмәте корреспонденты Ольга Ившина презентацияли. Картина Ленинград һәм Смоленск өлкәләрендә, Чувашия Республикасында, Эльбрус тавында, Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә төшерелгән.

Фильм Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларның калдыкларын эзләп табып, аларны яңадан җирләү белән шөгыльләнүчеләр хакында. Әлегә кадәр 1-4 миллион Совет солдаты – хәбәрсез югалганнар исемлегендә. Аларның күбесе сугыш кырларында җирләнмичә калган…

Фильм авторлары эзләнүчеләр хакында гына сөйләп калмый, ә үз илләрен яклап һәлак булган меңләгән солдатларның мәетләре ни сәбәпле һаман җирләнмәгән, нишләп алар Россия урман-кырларында, тауларында һәм сазлыкларында ятуы, ни сәбәпле аларны күмү белән кешеләрнең үзлектән шәхси акчаларына шөгыльләнүләре хакында да сөйли. Картинаның темасы очраклы гына сайланмаган: Ольга Ившина үзе дә шундый экспедицияләрдә катнаша.

“Минемчә, безне яхшырак итә ала торган әйберләр хакында бөтен дөньяга сөйләргә кирәк. Бу кешеләр хакында аларның якыннары һәм туганнары гына түгел, ә бөтен кешеләрнең белүен, аларның күренмәс фронт сугышчылары булудан туктап, яңа буын өчен үрнәк булуларын телим”, – ди кинотасма авторы.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*