tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәүлет бәйрәме
Мәүлет бәйрәме

Мәүлет бәйрәме

Узган елны Ульяновск өлкәсендә “Сәдака-Зәкәт ”  хәйрия Фонды оешкан иде. Кыска гына вакыт аралыгында ул шәһәр күләмендә байтак чаралар уздырды, балалар йортларына һәм хастаханәләргә ярдәм күрсәтте. Шушы көннәрдә генә алар мәүлет ае уңаеннан 100 дән артык мөселман балаларын җыйнап Мөхәммәт пәйгамбәр турында  кинофильм күрсәттеләр һәм бүләкләр өләштеләр.

    Чыннан да, узган елның август аенда гына оешсалар да,  “Сәдака һәм Зәкәт” Фонды егетләре үзләренең изге гамәлләре белән Сембер татарлары арасында абруй казанырга өлгерделәр дә инде. Ятим балалар һәм   картлар йортлары, хастаханәләр һәм мәктәпләр…Менә болар барысы да “Зәкәт”нең изгелек кылу нокталары. Ульяновск  районындагы күп балалы гаиләдә тәрбияләнүче 14 сабыйны мәктәптә ашатуны үз өсләренә алганнар, мәктәп автобусына җылыткычлар куйдырганнар…

Бәйрәмнең төп максаты- балаларга Ислам дине һәм Мөхәммәт пәйгамбәребезнең тормыш юлы турында күбрәк мәгълүмат бирү.

          “Сәдака һәм Зәкәт” фонды узган елны шәһәребез мәчетләрендә  Ураза вакытында ай буе Авыз ачу мәҗлесләре, өлкәннәр һәм балалар өчен Корбан бәйрәмнәре оештырды. Фондның җитәкчесе Ренат Маллямов белдергәнчә, ярдәм итәргә теләүчеләр арасында эшмәкәрләр генә түгел, хәтта пенсионерлар да бар.

         Оештыручылар бәйрәмгә килүче  сабыйларга  төрледән-төрле күчтәнәчләр салынган  бүләкләрне тараттылар, ә аннан соң “Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормыш юлы һәм Ислам дине тарихы” турындагы кино күрсәттеләр.

                        Ульяновскидан Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*