tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшләребез Балтыйк буе Сабан туена чакыра
Милләттәшләребез Балтыйк буе Сабан туена чакыра

Милләттәшләребез Балтыйк буе Сабан туена чакыра

Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Ригада яшәүче милләттәшләребез исеменнән Сабантуйга чакыру килде. Алар төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның Ригада узачак милли бәйрәмгә килүен тели.

Әлеге чара 29 июнь көнне Латвия милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясенең мәйданында (Слокас урамы, 37 ) узачак. Сабан туеның программасында: милли җырлар һәм биюләр; татар һәм башкорт милли ашлары; бүләкле ярышлар; татар милли көрәше; күп санлы башка уен-көлкеләр, күңелле сюрпризлар, шатлыклы мизгелләр, үзара аралашу һәм күңел ачу.

Шулай ук бәйрәмгә танылган “Казан егетләре” төркеме һәм башка татар-башкорт эстрадасы йолдызлары чыгышлары көтелә.

“Сабан туе –милли рухның чын энҗесе, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, күңел халәте. Ул талантлар ачылу өчен дә, көч-җитезлек, тапкырлык ярышлары өчен дә шәп мөмкинлек. Сабан туе – милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятне саклап калуның һәм аларны яшь буынга җиткерүнең бик җайлы юлы.

Хөрмәтле милләттәшләребез, сезнең шатлыклы нурлы йөзләрегезне күрергә бик шат булырбыз. Барыбыз өчен дә елның иң көтеп алынган Сабан туен бергә үткәрик”, диелә чакыру хатында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*