tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшләребез Казанга килде
Милләттәшләребез Казанга килде

Милләттәшләребез Казанга килде

Бүген Казанга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты чакыруы буенча Универсиаданың шәрәфле кунакларының барсы да килеп җитте. Җомга көн дәвамында милләттәшләребез Татар конгрессына килеп, теркәлү узды. Юлдан ничек кенә арысалар да, милләттәшләребезнең йөзләре якты, күңелләре күтәренке. Без аларның Казан, Татарстан, Универсиадага кагылышты фикерләрен белештек.

Ленар Идиатуллин, Кыргызстан: Моңа кадәр Казан турында ишетеп кенә белә идем. Бүген мин беренче тапкыр ата-бабаларыбыз җиренә аяк бастым. Бик нык дулкынлану хисләре кичерәм. Универсиадага килгәндә, аның Казанда узачагы билгеле булгач, тарихи ватаныбыз өчен бик сөендем.

Алия Турлей, Латвия: Казанга мин иң беренче чиратта әниемнең туган җире белән танышу өчен килдем. Казанның бик матур шәһәр булуын интернеттагы фотолардан күреп белә идем, Татарстан җиренә килү белән мин моңа тагын бер кат инандым. Бөтендөнья татар конгрессына Казанга килү мөмкинлеге тудырганнарына зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.

Таһир Миңнуллин, АКШ, Колорада штаты: Мин Үзбәкстанда тусам да, бүгенге көндә АКШта яшим. Казанны күрү минем күптәнге хыялым иде. Чөнки бу безнең тарихи ватаныбыз. Инде Казанда Универсиада да узгач, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска уйладым.

Айнур Миңнәхмәтов, Свердлау өлкәсе: Беренче тапкыр Казанга моннан 5-6 ел элек килгән идем. Әмма бүген мин Казанны бөтенләй танымадым дисәм дә була. Универсиада Казанны бик нык үзгәрткән, төзекләндергән, матурайткан.

Фәнил Сәйфуллин, Төмән: Мин спорт белән бик кызыксынам, үзем дә мылтыктан ату, волейбол, футбол белән шөгыльләнәм. Шунлыктан Универсиадага бару теләге бик зур иде. Казанга бару форсаты тугач, бик шатландым.

Руслан Раушанов, Төмән: Мин бүгенге көндә төзелештә эшләү белән беррәттән балаларны спорт биюенә өйрәтәм. Шулай ук Фәнил белән бергә үзлектән берничә спорт төре белән шөгыльләнәбез. Казанда яшәүчеләргә ак көнләшү белән карыйбыз. Чөнки мондагы яшьләргә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар да тудырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*