tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты
Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

Ринат Закиров Универсиаданың шәрәфле кунаклары белән очрашты

5 июль кичендә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге татар оешмалары вәкилләре булган XXVII Казан Универсиадасының шәрәфле кунаклары белән очрашты.

Сезне сагынып көтеп алдык, бик теләп каршы алабыз һәм татар конгрессының башкарма комитеты хезмәткәрләренең барысы да бу килүегезне, Универсиада чараларына катнашуыгызны онытылмаслык итергә тырышачак дип ышандыра алам дип сәламләде кунакларны Ринат Закиров.

Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан Казанга, Универсиаданың махсус кунаклары итеп 182 кеше (100 кеше чит илләрдән, 82 – Россия төбәкләреннән) чакырылган. Аларның күпчелеге Татарстаны башкаласына җыелдылар, алар өчен әзерләнгән программа буенча Универсиада чараларына катнаша да башладылар. Әлеге программа алдан ук җирле оешмалардан килгән теләкләрне истә тотып төзелде.

Универсиада һәм татарлар дигән сораулар бирүчеләр дә юк түгел, Универсиада Татарстанны, Казанны һәм татарларны дөньяда таныту өчен менә дигән сәбәп булуын онытмаска кирәк дип ассызыклады Ринат Закиров. Шунысы да бар, бирегә күбесенчә яшьләр килде, бу бер-берегезне танып, белеп, алга таба аралашып яшәү, бергә-бергә эшләү өчен менә дигән мөмкинлек, диде ул. Кунаклар арасында олырак яшьтәге татар активистлары барлыгын билгеләп, БТК БК рәисе яшьләрне моны кирәкле һәм кызыклы тәҗрибә уртаклашу өчен кулланыгыз дип өндәде.

Гомумән алганда да, Ринат Закиров яшьләрне Татарстанга якынрак булырга чакырды. Татарстан уку йортларында белем алу, биредәге инновацион проектларда катнашу мөмкинлекләре турында сөйләде. “Һәр татар татарларның мәркәзе булган Татарстан үсешенә үз өлешен кертә ала” дигән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның сүзләрен яшь егет-кызларның исенә төшереп алды.

Очрашуга килгән Татарстан Дәүләт Советы депутаты, БТК ның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов да кунакларны җылы сәламләде, Казан һәм башка ил-төбәкләрдә яшәүче татар яшьләре арасында тыгыз элемтәләр урнаштыру кирәклегенә басым ясады.

Башта сораулар бирергә тарсынып утыргандай кунаклар очрашу ахырына тәмам ачылып киттеләр, бер-берсе артыннан сораулар яудыра башладылар. Бер сәгатькә дип планнаштырылган очрашу җанлы рәвештә ике сәгатькә якын барды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*