tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт  – йөрәктә, туган тел – күңелдә булса…
Милләт  – йөрәктә, туган тел – күңелдә булса…

Милләт  – йөрәктә, туган тел – күңелдә булса…

Мәскәү татарларының милли тормыш алып бару тәҗрибәсе кабатланыра мөмкинме?                

Ноябрь мизгелләре: түнтәрелешме, инкыйлабмы?

17 нче ел дигән сүз һәрчак сискәндерә. Элек Октябрь бәйрәме дип аталган 7 ноябрь революциясен түнтәрелеш дип тә аңлаталар.

Быелгы ноябрь бигрәк тә шомлы, тынгысыз булды. Милли республикаларның мәгарифен тикшерү, туган тел өйрәнүдән хата-гаеп эзләү, дәресләр санау, мәктәпләрдә ата-аналарның ике якка бүленеп тарткалашуы, эшсез калучы укытучыларның борчылуы, татар теле дәреслекләрен җыеп алу…

Бу хәлләр Россиядәге 21 милли республиканың һәркайсында күзәтелсә дә, төп игътибар Татарстанга, аның башкаласы Казанга төбәлгән. Чөнки милли телләрнең статусын, федерализмны Россиядә сан буенча икенче урында булган, тарихы белән дә күренекле урында торучы татарлар һәм Татарстан яклый. Татарлар бөгелсә, сынса, кечерәк санлы башка милләтләр үзләрен саклый алмаячак.

Милләт сынала торган көннәр

Мондый чакларда милләттәшләр арасында уй-фикерләр бүлешү, аралашу ихтыяҗы бик зур. Чөнки аңлашылмаган нәрсәләр күп. Әйтик, ил башлыгы В. Путин милли республикаларда яшәүче русларның гозерләрен тыңлап, төбәк телләрен көчләп такмаска һәм республика башлыкларына рус телен укытуга игътибар итәргә кушкан иде. Бу сайлау алдыннан әйтелә торган табигый сүзләр. Президент илдәге төп халыкны яклавын күрсәтә икән, бу табигый хәл. Башка милләтләрне кыерсытырга кушмады ич ул!

Ни өчендер Йошкар-Ола киңәшмәсеннән соң 38 көн үткәч, тел укытуны шактый каты итеп контрольгә алу, Прокуратурага телнең ихтыяри укытылуын тикшерергә Президент йөкләмәләре имзаланды. Һәм бу йөкләмәләр шактый каты итеп үтәлә башлады: мәктәпләргә прокурорлар килде, укыту планнарын үзгәртү турында язма прокурор күрсәтмәләре җибәрелде. Чын инкыйлабка ошаган хәлләр килеп чыкты! Дәресләр кыскартыла, күп кенә укытучыларны эштән азат итүгә әзерлек башланды. Яңа уку планнарын ата-аналар җыелышында тикшерү, аларны сайлаганда бәхәсләр кубу, милләт һәм тел буенча бүленеш галәмәтләре күзгә ташланды.

Бер карасаң, татарлар үз балалаларын туган телгә өйрәтергә үзләре теләк белдерергә  тиеш кебек. Нигездә бу шулай булып чыкты да. Ләкин ни гаҗәп, кайбер татар ата-аналар, бигрәк тә туган телне белмәгәннәре, үзләре үк татар телен укытуга каршы чыга башлады. Янәсе татар телен укыту рус телен, башка фәннәрне өйрәтүгә, БДИны тапшырырга зыян китерергә мөмкин. Чынлыкта исә туган телен яхшы белүчеләр гадәттә рус телен дә, математика, тарих, химияне дә яхшы үзләштерә. Ә укуга күңеле ятмаганнар барлык фәннәрдә дә сай йөзә. Телләр белүче зирәк балалар барлык имтиханнарны яхшы бирә. Шушы хакыйкатне исбатлый алмадык бугай… Белемнең сыйфатын дәресләр саны хәл итә дигән ялгыш гыйбарә әле дә яшәп килә, сыйфатлы укытуның әһәмияте искә сирәк алына. Җитмәсә, күпчелек мәктәпләрдә рус телен атнага 5-6 дәрес укытуга өстәп, барлык фәннәрне укыту теле итеп куллану турында дәлилләр китерә белмибез. Чынлыкта рус теле атнасына 20-30тә кулланыла, өстәвенә класстан тыш чараларның күбесе, иҗтимагый тормыш, шәһәрдәге мәдәни чаралар, мәгълүмат каналлары, интернет челтәре рус телен куллану мохите булып хезмәт итә. Ә татар һәм башка милли телләрнен мохите кечерәя бара.

Гади генә нәрсәләрне аңлату, дәлилләү бик кыен. Бәхәсләр, сызланулар шуннан килә. Бу хәлләр тарих битләренә, дәреслекләргә кереп калыр. Ошбу ноябрь көннәренең  кайнарлыгы беркайчан да онытылмаячак.     

«Еракка китеп кара…»

Ә РФ төбәкләрендә яшәүче милләттәшләр Казан, милләт мәркәзе булган Татарстан турында ни уйлыйлар икән? Алар үзләрен ничек хис итә, бу вакыйгаларны ничек бәялиләр? Мөдәррис Әгъләмовча әйтсәк, милләтнең хәлен аңлау өчен еракка китеп карау да кирәктер.

Милли мәгарифнең, татар дәүләте вазыйфасын үтәүче республиканың язмышына татар халкының битараф калмавы шиксез. Шулай да Казаннан ерактагы татар мохитендә нинди кәефләр хөкем сөрә? Тамырлар, охшаш проблемалар безне берләштерсә дә, чит төбәкләрдә хокукый шартлар, туган телебезнең статусы башка: ул анда дәүләт теле түгел, ә милләт теле. Шуңа күрә Мәскәү татарларының чакыруы килгәч ике дә уйламыйча ризалаштым. Ичмасам тикшерүләр барган мәктәпләрдән читтә хәл җыярмын, көч туплармын. Андагы татарлар белән аралашу үзенә күрә «антидепрессант» булмасмы дигән өмет тә бар.

«Татарлар Штабы» каян килеп чыккан?

Ике дистәләп ел элек күренекле дәүләт эшлеклесе һәм дипломат, ТАССР ның элекке җитәкчесе, СССРның илчесе Фикрәт Табиев Мәскәүдә оештырган «татар Штабы» да милләт тарихының бер сәхифәсе.

Соңгы елларга кадәр аның турында мәгълүмат таралмады. Мәскәү татарлары җыела торган бу үзәк «Штаб» дип аталса да, ул иҗтимагый оешма түгел, ә затлы, күренекле татарларының гайре рәсми җыела, чәй эчә торган урыны. Монда карарлар, резолюцияләр кабул ителми, хатларга имза җыелмый. Гомумән, сәясәткә рәсми рәвештә катнашу да юк кебек. РФ, Мәскәү хакимиятенә тел тидерү, күрәләтә Казан, Татарстан хәлләренә кагылу сизелми. Һәрхәлдә бу турыда ишеткәнем яки укыганым булмады.

Бүгенге «Штаб» ниләр эшли?

Инде хәзер, Фикрәт Әхмәтҗан улы Тәбиев бакыйлыкка күчкәч, бу «Штаб» ябылмый, киресенчә, бераз ишекләрен ача дигән тәэсир калды миндә. «Штаб» дигән терминның бернинди хәрби мәгънәсе булмаса да, аны кадерләп кулланалар. Чөнки ул 20 ел буе сыналган тарихи бренд, Мәскәү татарларының бер газиз истәлеге. Сәяси давылларда башны саклау, абруйны һәм милләтне тапламау, Татарстан белән мөнәсәбәтне көйләү, Мәскәү белән Казан араларын җайларга ярдәм итү кебек мөһим максатлар белән яши ул. Үзәкнең хәзерге җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Таганка мәйданындагы бу зур фатирны «милләтне, телне, рухны саклау өчен көрәшү штабы» дип атый. Ләкин бу метафоры, шартлы рәвештә әйтелгән сүз. Монда сабырлык, тынычлык, уртак тел табарга омтылыш өстенлек итә.

«Штаб» Татарстанның Мәскәүдәге вәкилчелеге, аның җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Равил Әхмәтшин, вәкилчелекнең башка хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә. Рөстәм әфәнде Мәскәүдәге Татарстан якташлыгы Советы әгъзасы, нәкъ шушы якташлык мәсләге буенча хәрәкәт итә. Россия фәннәр академиясе академигы, Россия хөкүмәте каршындагы фәнни институт җитәкчесе Талия Хәбриева рәислегендәге Якташлар җәмгыяте шурасына сайланучылар барысы да татар штабыдай эшләр башкарса, татар дөньясы никадәр ямьле булыр иде!

Мәскәү татарларының Асадуллаев йортына урнашкан мәдәният-мәгърифәт үзәге, шәһәр һәм өлкә милли-мәдәни автономияләре, күп санлы яшьләр, хатын-кызлар оешмалары, мәдәният үзәкләре йокламый – татар тормышы кайнап тора. Еш кына җитәкчеләрнең һәм әйдаманнарның уртак тел таба алмаулары күзгә ташлана. Ә «Штаб»та кайдадыр югарыга сайлану, ресурслар һәм дәрәҗә бүлешү, вәкаләтләр яулау ихтыяҗы юк. Аның карауы, практик гамәлләр күп. Сабан туен үткәрүдә катнашу, халыкны җыю өчен «Сабантуйга дустыңны алып кил» акциясен оештыру, мәдәни чараларга татарларны җәлеп итү, татарча газета-журналлар тарату, ифтарлар, дини чаралар үткәрүдә мәчетләр, руханилар белән уртак гамәлләр башкару, кызыклы артистлар, спортчылар белән очрашулар үткәрү…

Устав-фәлән теркәтмәсә дә, «Штаб»ның программ максаты элеккечә кала: Мәскәүдә татарлар һәм татарстанлылар югарырак күтәрелсен, аларның абруе һәм байлыгы артсын, милләт яшәсен, аның дуслары артсын.

«Татар милләте XXI гасырда ничек сакланырга тиеш?»

«Мәскәү татарлары штабы»нда  шул темага оештырылган кичәгә зур өметләр белән бардым. Милләттәшләрнең үз-үзләре турында кайгыртуы, гомумтатар хәлләре белән кызыксынуы бераз күңелне күтәрде. Татарларга җыелырга тыю-фәлән юк анда. Урынын тап, чәеңне куй, «Татарстан-Яңа гасыр» каналының «Таяну ноктасы» тапшыруын күмәкләп карар өчен телевизорны кабыз, үз кардәшләрең арасында сәләтле, гыйлемле кешеләрне тап. Үзара талаш кабызма, законнарны бозма, милләтара ызгыш чыгарма гына!

«Татар Штабы»ның хәзерге җитәкчесе Рөстәм Ямалиев Минзәлә ягында үскән. Аның әтисе Фәиз Ямалиев авыл хуҗалыгында эшләгән, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү тармагының зур җитәкчесе булган, Фикрәт Тәбиев, Минтимер Шәймиев белән бергә тәҗрибә туплаган. Рөстәм Фәиз улы үзгәртеп кору елларында Түбән Камада заводта, комсомолда, милли хәрәкәттә тәҗрибә туплаган, аннан соң Мәскәүгә күчкән. Хәзер «Стройиндустрия» ширкәтен җитәкләп үз көнен үзе күрә.

Бар булмышы, уй-фикерләре милләткә багышланган аның. «Штаб»та татар милләте киләчәгенә багышланган кичәнең икенче көнендә үк Мәскәү мөфтиятендә «Беренче намаз» чарасын оештырды. Яшьләрнең дини һәм милли бердәмлеге, телне куллануны да онытмау, дөньяви тормыштан аерылмау турында уйлый. Бигрәк тә яшьләрне җәлеп итү, таныштыру, милли гаиләләр төзү турында кайгыртуы әһәмиятле. «Штаб» чараларына Мәскәү татар яшьләренең лидерлары, иң зур уку йортларның яшьләр советлары вәкилләре килә.

Мин барган көнне оештырылган дискуссиягә тәҗрибәле милләтпәрвәр агайлар – Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеген 11 ел дәвамында җитәкләгән Назыйф Мириханов, «Татар дөньясы» газеты вәкиле Әхәт Мөхәммәдиев, шагыйрь һәм күп җырлар авторы Әнис Шәйморатов, милли хәрәкәт ветераннары Мөхәммәт Миначев, Искәндәр Гаяров кебек шәхесләр килгән иде. Монда килгәннәрне милли аңы, туган телне белүе югары дәрәҗәдә. Кайбер яшьләр үзләренең башка милләттән булган дус егетләрен, кардәшләрен иярткән. Шунлыктан мин ике телдә чыгыш ясап, куелган сорауларга тулырак җавап бирергә тырыштым.

Һәркем үзенең исемен, кайда туып-үскәнен, кайда эшләгәнен, шәхси фикерләрен әйтте. Татарстан вәкиллеге каршындагы татар яшьләре советы рәисе урынбасары Артур Рәхмәтуллин дә килгән иде. Илнең иң мәртәбәле уку йортларының берсенә – Югары икътисад мәктәбенә укырга кергән Ралина белән Альбина татар телен су кебек эчәләр: Чаллыда һәм Мамадышта татарча белем алганнар. Казанга чакырып, аларны телне һәм математиканы өйрәнү серләре турында телевизор аша сөйләтәсе иде. Андый яшьләр һәркайда тансык!

«Штаб»ның бу җыенында милләт, туган тел турында  җәмәгатьчелек фикере, шәхси карашлар яңгырады. Сәгать ярым дәвамында шактый кызу фикер алышудан соң, яшьләр тагын ике сәгатьләп җырлашып, аралашып утырды. Бу кичәдә һәм иртәгәсен үткәрелгән «Беренче намаз» чарасында төшерелгән видеоязмалар youtube каналына («Штаб татар» дип атала) тиз арада куелды.

Мәскәүдәге «Штаб» турында бик күпләр быел көз айларында таратылган видеоязмалар карагач белде. Шул исәптән мин дә. Монда заманча мәгълүматның, матбугатның кадерен беләләр. «Штаб»ка килгән һәр кеше татарлар турында газета, журнал, китап алып китә. Сер түгел, узган гасырда Казанда басылган газета-журналларга йөз меңләгән әбүнәче языла иде. Бигрәк тә «Чаян», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел» журналларына. Хәзер вазгыять үзгәрде. Саннар кимеде. Милли яшәеш критерийлары арасында милли матбугат уку, тапшырулар тыңлау һәм карау, үзара туган телдә аралашу, татарча тамашаларга йөрү иң әһәмиятле урында тора. «Штаб»та үткән шушы очрашудан соң Рөстәм Фәез улы Мәскәү татарларының әлеге үзәгенә 100 данә «Халкым минем» газетасын яздырырга булды. Укысыннар әйдә!

Менә шундый кешеләр яшәтә бу үзәкне. Дистәләгән татар оешмасы булган Мәскәүнең «татар Штабы» тәҗрибәсе җентекләп өйрәнүгә лаеклы. Рөстәм Ямалиев командасы бу йөкне озак тартып бара алырмы? Иң мөһиме, мондый тәҗрибәне кабатларлык шәхесләр башка урыннарда, шул исәптән Татарстанда, табылырмы? Бу турыда язарбыз, аерым вакыйгаларны, шәхесләрне күрсәтербез, Алла бирсә. Халкым гына исән-имин булсын!

Римзил ВӘЛИЕВ,
Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» видеостудиясе мөхәррире.
“Халкым мине” газетасы
Ноябрь 2017

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*