tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем…” газетасының яңа саны
“Халкым минем…” газетасының яңа саны

“Халкым минем…” газетасының яңа саны

“Халкым минем” газетасының чираттагы саны дөнья күрде.

Газетада күренекле журналист Римзил Вәлиевның Мәскәү татарларының милли тормышы хакында “Милләт – йөрәктә, туган тел күңелдә булса…”, Рәшит Минһаҗның “Салда сәяхәт” һәм “Ык буенда –каз көтүе”, Тәэминә Биктимерованың “Рухлары шат булсын!”, Булат Ибраһимовның “Татарлар сәүдә өчен туган…”, Морза Корбангали Юнысовның “И газиз телем…”, Назгөл Гыйниятованың “Әтием мирасын барладым”, Гөлназ Шәйхинең “Яшәргә икән – яшәргә!” һ.б мәкаләләр урын алган.

“Халкым минем..” газетасы күренекле драматург Туфан Миңнуллинның “Татарның әхлакый кодексы” белән таныштыруны дәвам итә.

Шулай ук, популяр язучы Зөлфәт Хәкимнең “Наркокурьер” юмористик хикәясе дә укучыларыбыз өчен кызыклы булачак.

Театр сөючеләр өчен Луара Шакирҗанова  бу санда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы Илсөя Төхвәтуллина иҗаты белән таныштыра.

Один комментарий

  1. Гөлназ

    Әтием – гаилә терәге бәйгесенең нәтиҗәләрен беләсе килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*