tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында
Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Милләтебезнең бүгенгесе, киләчәге һәм гаилә тотрыклыгы хатын-кызлар кулында

Саранск шәһәрендә узган Мордовия хатын-кызлары җыелышында катнашучылар «Мордовия Республикасы хатын-кызлар оешмаларының милләтара, конфессияара мөнәсәбәт-ләрен һәм гаиләдә традицион кыйм-мәтләрне гармонияләштерү» дигән темалы көн тәртибен тормышка ашырдылар.

Очрашуны “Союз женщин Мордовии” оешмасының җитәкчесе Людмила Ярославкина алып барды һәм доклад белән дә ул ук чыгыш ясады. Людмила Павловна дәүләт мәсьәләләрен хәл итүдә һәм иҗтимагый тормышны җайга салуда барлык халыклар вәкилләренең тигез хокуклы катнашуы, төрле этник һәм этноконфессиональ төркемнәрнең хокукларын гарантияләүдә,  милли мәдәният һәм телләр үсешенә Мордовия хатын-кыз оешмаларының роле турында эшләнелгән эшләре белән дәлилләп сөйләде. Элек-электән килгән тормыш рәвешен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклап калуга ярдәм итүе, милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә, республика территориясендә яшәүче һәр халык вәкилләренең этномәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен оптималь шартлар булдырудагы дәүләт милли сәясәтенең максатын, бурычларын һәм төп юнәлешләрен билгеләп үтте. Л.Ярославкина Мордовия хатын-кызлары җәмгыяви оешмасы «Крепкая семья – стабильное государство», «Отечественное родительство», «Вдовы России», «Дети войны» һәм башка берничә еллык программаларны тормышка ашыру юлларын активлаштырырга кирәклеген дә әйтте.

Төп докладтан соң сүз «Чулпан» исемле Мордовия татар хатын-кыз оешмасы җитәкчесе, Мордовия җәмгыяви палата әгъзасы, фән докторы кандидаты Надия Низаметдин кызы Азисовага бирелде.

Азисова– Мордовия Республикасы дәүләт милли сәясәте республикабызда яшәүче барлык халыкның, шул исәптән татар халкының этномәдәни казанышларын торгызу, саклап калу, үстерү һәм ишәйтү мәсьәләләрен эченә ала. Бу өлкәдә нәтиҗәле чаралар үткәреп киләбез. Гаилә кыйммәтләрен саклап килгән традицион бәйрәмнәр, мәдәни чаралар үткәрү практикага керде. Алар сәяси ниятсез үтәләр. Мисал өчен татар әбиләребезнең «Дуслык» ансамблен алыйк. Төрле конкурсларда югары бүләкләр яулаган «Дуслык»гыбыз борын-борыннан сакланып килгән бәет, мөнәҗәтләребезне башкарып

кына калмыйлар, киләчәк буынга тапшыру максаты белән мастер-класслар да үткәрәләр.  Эшебез республикада яшәүче татарларның гомуми социаль, сәяси һәм икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итүгә, милләтара татулык һәм граждан тынычлыгы һәм этно-мәдәни яктан бер-берсен баетышу традицияләрен үстерүгә юнәлтелә. Килеп чыккан мәсьәләләрне Мордовия дәүләте вәкилләре белән бергә чишәргә тырышабыз. Мордовиянең үзенчәлеге булып республика халкының полиэтник һәм поликонфессиональ булуы тора, аның үсеше хәзерге заман Мордовия территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре традицияләренең үзара этномәдәни йогынтысы һәм үзара үтеп керүе белән сыйфатлана. Әлеге процесста әйдәүче рольне традицион рәвештә республика территориясендә яшәүче барлык халык вәкилләренә карата күпчелекне тәшкил иткән рус, мукшы, татар һәм башка милләтле халыклар вәкилләре уйнады һәм уйный, – ди Надия Низаметдин кызы Азисова.

Бу юнәлештә татар хатын-кызлары оешмасы эзлекле эш алып бара. Республиканың төрле почмакларыннан килгән гүзәл затлар барысы да бердәм фикердә булып бүгенге заман әхлагы, никахлар һәм гаиләдәге милли тәрбия хакындагы уй-фикерләре белән дә уртаклаштылар.

Мордовия хатыннары республикабызның кайсы гына төбәгендә яшәсәләр дә, бүген аларны бер үк уй-хисләр, бер үк проблемалар борчый. Шунысы игътибарга лаек, бүгенге мәҗлестә башкарылган эшләргә хисап тоттылар һәм хәл ителәсе проблемаларга күбрәк тукталдылар. Шул юнәлештә “Литова” исемле әрзә хатын-кызларының җәмгыяви оешмасы җитәкчесе Раиса Борисовна Щанкина бастырган китапларын, журналларын күрсәтеп чыгыш ясады. Украинлылар оешмасы җитәкчесе Нина Григорьевна Дудко 100 яшьлек Хутор Лопатино авылы тарихы, үткәрелгән чаралары турында видеокасеталар белән дәлилләп сөйләде. Алар китап та нәшер иткәннәр. Тагы Н.П.Огарев исемендәге МГУ хезмәткәре Мокшина Елена Николаевна, Максим Адамов атакайның һәм башкаларның Мордовия Республикасы хатын-кызлар оешмаларының милләтара,конфессияара мөнәсәбәтләрен һәм гаиләдә традицион кыйммәтләрне гармонияләштерү темасын ачыклаган чыгышларны ишеттек.

Громова МордовияҖыелыш барышында Ләмберә районы хатын-кызлары оешмасы, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Елена Усман кызы Громованың эшләнгән эшләре аркалы Ләмберә районы халкының балаларны милли мөхиттә тәрбияләү, сөйләм телләрен үстерү, татар телендә белем алуның өстенлекле яклары, балаларга патриотик һәм әхлак тәрбия темасын саннар һәм эшләр белән үреп сөйләгән чыгышын тыңландык.

– Милли мөнәсәбәт туган бала төсле, – ди Мордовия Республикасы милли сәясәт буенча министр Анатолий Михайлович Чушкин. Аны кадерләргә, иркәләргә, ашатып үстерергә кирәк. Моңа хөкүмәтнең төрле программалары, фондлары ярдәм итә. Һәм Мордовиядә яшәгән 108 этнос вәкиленең яшәешен үстерегә, баетырга, милләтара, конфессияара мөнәсәбәтләрен һәм гаиләдә традицион кыйммәтләрен гармонияләштерүгә Мордовия Республикасының 24 хатын-кызлар оешмасының керткән өлеше зур, ди милли сәясәт буенча министр. Бергә башкарган эш уңышлы була. Чыгышлар тәмамланганнан соң, җыелышта катнашучы Мордовия хатын-кызлары рекомендацияләрне тулыландырып кабул иттеләр. Аннары милли хәрәкәттә актив катнашып, телебезне, мәдәниятебезне саклап калуга hәм үстерүгә зур өлеш керткән ханымнарга Хөрмәт грамоталары тапшырылды. Ләмберә районы мәгариф бүлеге җитәкчесе, эшлекле ханым Елена Усман кызы Громовага бүләкләнде.

Наилә Насырова, Мордовия республикасы

«Спутник–Юлдаш» газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*