tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туганадаш халыкка багышланган тантана
Туганадаш халыкка багышланган тантана

Туганадаш халыкка багышланган тантана

«Корстон» күңел ачу комплексында «Казахстан Республикасы көне»нә багышланган тантана булды. Әлеге җыенны уздыруның төп оештыручысы – Казахстанның Татарстандагы вәкиллеге әле бер генә ел эшләвенә карамастан, күп кенә дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар, икътисадый юнәлештә эшләүчеләр белән тыгыз һәм дустанә мөнәсәбәтләр төзи алды. Гомумән, шәхсән минем Казахстан һәм казах халкына ихтирамым күптәннән килә. Бу илгә 7–8 тапкыр бару дәвамында, анда яшәгән туганнарым һәм танышлар белән, урамда, кибеттә гомумән халык белән аралашканда бу илдә яшәүчеләрнең күңел тынычлыгын, тормыштан канәгатьлек хисен сиземләү үземә дә бер тынычлык өсти иде. Бу халыкка булган мәхәббәтем Казанда узган “Мөселман мөнбәре” кинофестивалендә күрсәтелгән казах халкына багышланган “Кочевник” кинофильмын караганнан соң тагын да артты. Чыннан да, әлеге фильм казах халкына дан җырлаучы, аларны бар дөньяга танытучы матур бер әсәр була алды. Фильмның премьерасыннан чыкканда бер танышымның: “Мин киноны караганда, кара әле, без татарлар да казах милләте белән бер тамырдан лабаса, безнең дә шундый мәшһүр тарихыбыз бар бит!” дигәнен хәтерлим.
Кичәдә катнашучыларның чыгышларында үз илләренә, үз тарихларына, иң мөһиме казах халкын күтәрелеш юлыннан алып баручы Президентлары Нурсолтан Назарбаевка карата ихлас мәхәббәт чагыла иде.

Ренат Вәлиуллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*