tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебезнең якты йолдызы
Милләтебезнең якты йолдызы

Милләтебезнең якты йолдызы

Узган ялларда Әгерҗе районының Иж-Бубый авылында «Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» дип аталган төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. Чараны Татарстан мөфтияте, Әгерҗе мөхтәсибәте Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырды. Әлеге конференция Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланды.

Чарага Республиканың төрле шәһәр-районнарыннан һәм башка төбәкләрдән күп кенә дәрәҗәле кунак лар, дин әһелләре, галимнәр килгән иде. Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Ркаил Зәйдулла һ.б. бар иде. Чыгышлар Мөхлисә Буби шәхесе һәм мирасына, аның бертуганнары Габдулла һәм Гобәйдулла Бубига, Иж-Бубый авылы тарихында мөһим роль уйнаган шәхесләргә багышланган иде.

Иж-Бубыйга без вакытыннан күпкә алданрак килеп җиттек. Чара башланырга әле берничә сәгать вакыт калып бара, ә инде мәктәп һәм мәдәният йорты ишегалды гөрләп тора иде. Иң элек кунаклар авылдагы тарихи биналар белән таныштылар. Бүгенге көнгә кадәр сакланган Бубилар яшәгән йортта, Габдулла Гобәйдуллинның кунак йортында (хәзерге вакытта монда мәчет урнашкан) булдылар. Данлыклы сәүдәгәр Мөхәммәтҗан Әхмәтҗанов истәлегенә торгызылучы бинада намаз укыдылар, Габдулла Буби каберенә дә зиярәт кылдылар.

“Без бөтенләй башка планетада йөргән кебек йөрибез. Тере тарих – аяк астында да, күз карашы җитәрлек урыннарда да. Менә шушы тарихны барлау һәм саклау — бүгенге көндә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Киләчәк буынга тапшырырдай мирасыбыз бик зур. Без әле бөтен шәхесләребезне барлап бетерә алмадык. Шул шәхесләр тудырган мохитне яңадан тормышыбызга кайтару белән әле шөгыльләнә генә башладык”, — диде үз чыгышында Ринат Закиров.

Районда Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тулуга багышланган чаралар ел дәвамында оештырылган. Алар арасында Буби укулары, мәктәп укучылары арасында узган иҗади конкурслар бар. “Мөхлисә Буби – милләтебезнең якты йолдызы» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе исә – тарихи вакыйга.

Бу турыда килгән кунаклар да әйтеп үтте. “Аның әһәмияте шунда: безнең милләтебез тарихында, аның асылында татар хатын-кызларының урыны бик бөек. Шуларның бер чагылышы, сурәте булып, Мөхлисә Бубиның үз вакытында татар халкына күрсәткән хезмәтләре тора”, — диде Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин. Чыгыш ясаучылар арасында галимнәр, дин әһелләре, тарихчылар, мөгаллимнәр бар иде. Алар Бубилар хезмәтенә генә тукталып калмадылар. Конференция фикер алышу, тәкъдимнәр кертү, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. “Мондый конференцияләр бигрәк тә яшь буынга кирәк. Яшь буын хәзер тернәкләнә, аякка баса, матур гаиләләр коралар. Аларга мондый шәхесләрнең хезмәтләре белән танышу, ничек яшәгәннәрен аңлау, күрү бик тә мөһим булып тора.

Чөнки гаиләләребезне, яшь буынны тәрбияләү үзе мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора”, — диде Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров. Әлеге фикер белән Казанның 4нче кызлар интернат-гимназиясе мөгаллимнәре дә килешәләр. Чыгыш ясаучыларның берсе — педагог, китапханә мөдире Гүзәл Гыймадиева гимназиянең 10 ел дәвамында “Бубилар мирасы” оешмасы белән хезмәттәшлек итүе турында сөйләде. Аларның “Мәгърифәт йолдызлыгы” проекты башка регионнарга да үрнәк итеп куярлык. “Әлеге проектның максаты — үзебезнең кызларыбызны гыйлемле, итагатьле, элеккеге чын татар кызларына хас сыйфатларга ия булсыннар дип тәрбиялибез”, — дип сөйләде Гүзәл Гыймадиева.
Мөхлисә Бубиның тормыш юлын, эшчәнлеген, хезмәтләрен өйрәнү буенча тарих фәннәре кандидаты Альта Мәхмүтова, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, филология фәннәре кандидаты Илһам Фәттахов чыгышлары аеруча кызыклы, тирән эчтәлекле булулары белән аерылып тордылар.

Конференция ахырында резолюция кабул ителде. Анда яңгыраган тәкъдимнәр арасында: Татарстан Республикасының Туризм буенча Дәүләт комитетына Иж-Бубый авылын республиканың туристик маршрутына кертү, авылдагы мемориаль музей тыюлыгы, мәдәни-агарту үзәге һәм музей комплексының перспектив планын эшләү бурычы бар иде. Шулай ук Иж-Бубый авылында Мөхлисә Буби исемендәге кызлар гимназия-интернатын ачу мөмкинлеген карау турында да әйтелде. “Монда
шундый мәдрәсәләр булган икән, димәк, бу җирләрнең бәрәкәте бардыр. Киләчәктә кызлар гимназиясен булдыру хыялы чынлап та бар. Чөнки кыз балаларыбыз тәрбияле, тәртипле булсалар, җәмгыятебез дә төзек булачак”, — диде Әгерҗе районы имам мөхтәсибе Алмаз хәзрәт Гыйззәтуллин.

Конференция ахырында ул укучылар арасында узган «Минем гаиләм тарихында Иж-Бубый мәдрәсәсенең эзләре» дип аталган иншалар бәйгесендә һәм «Минем яраткан мәчетем» исемле рәсем бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде.

ЭЛЬВИРА ХУҖИНА

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*