tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтнең авырткан җире – мәгариф
Милләтнең авырткан җире – мәгариф

Милләтнең авырткан җире – мәгариф

Мәгариф – татар милләте язмышында зур казанышларга китергән, абруй казанган өлкә. Белемгә омтылган укучылар, шәкертләр, укытучылар һәрвакыт татар милләтенең йөзен билгеләп килделәр. Алар башка төрки халыкларның үсешендә үрнәк һәм таяныч булдылар. XX гасырның ахырында, XXI гасыр башында элекке чорлардагы милли сәясәт һәм глобализация тәэсирендә яшьләрдә милли үзаң таркала башлады, туган телдән бизү, милли мәдәнияттән, гореф- гадәтләрдән читләшү, ассимиляция көчәйде.

Инкыйразга каршы торуның иң көчле чарасы – шул ук милли мәгариф һәм мәдәният. Милләт язмышы турында сөйләшүләрдә, Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән җыелышларда һәрвакыт иң кайнар, иң җитди сүз – милли мәктәпләр, мәгариф турында була. Ни кызганыч, нәтиҗә һәм үзгәрешләр генә зур авырлыклар аша яулана һәм шактый сирәк  була. Эш нәрсәдә соң? Дәүләтнең мәгърифәткә игътибары җитмиме, әллә милли җәмәгатьчелек һәм маңкорт ата-аналар балаларының милли рухы, туган телне өйрәтү турында кайгыртмыймы? Әллә укыту системасы аксыймы? Бу сораулар һәрвакыт актуаль булып кала. Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров соңгы вакыттагы эшчәнлеккә бәя биреп, Башкарма комитетның 7 нче декабрьда үткән җыелышында болай диде:  “2013 елда

туган телне укыту мәсьәләләрендә җитди борылыш булды дип әйтсәк, ялгышмабыз. Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы белән бүген зур хезмәттәшлек алып бара. Без бу эшләрдә булган үзгәрешләрне әлеге министрлыкка яңа җитәкче килүгә бәйлибез. Бүген Татарстан җитәкчелеге мәгариф мәсьәләләренә җитди игътибар бирә. Чөнки республиканың зур проектларын тормышка ашырганда, яңа кадрлар әзерләү мәсьәләсе алдыбызга бөтен кискенлеге белән килеп басты. Шуны истә тотып, Татар конгрессы меңләгән татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укырга чакыра. Татарстан Президенты башлангычы белән эшләнгән “Ана теле” дигән интернет-проект та – шушы юнәлештә башланган зур эш. Инглиз телен бөтен дөньяда өйрәтә торган системаны корган кешеләр тарафыннан башкарылды бу. Аның тугыз баскычы бар. Шушы тугыз баскычны үткән кеше туган телебездә сөйләшәчәк, аралашачак”.

Бер ел элек Татарстаннның мәгариф һәм фән министры вазыйфасына Энгель Фәттахов килгәч, аңа Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары  вазыйфалары да йөкләнгәч, бу өлкәдә вәзгыять үзгәрә башлады. Татарстан халыклары телләрен саклау һәм милли үзаң үстерү, милли сәясәт концепциясен гамәлгә кую чараларын эченә алган өч дәүләт программасы кабул ителде. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының эзлекле рәвештә милли мәгарифне үстерү, милләттәшләргә белем бирү өчен эш алып баруы күптән җыелган проблемаларга яңача карарга мөмкинлекләр тудыра. Татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф комиссиясенең еллык утырышында сүз менә шул хакта барды. Сезгә шушы утырыш буенча әзерләнгән видеорепортаж карарга тәкъдим итәбез.

Энгел ФатБу утырышны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов башлап җибәрде һәм алып барды.  Сөйләшүне  ачып, ул болай  диде: “Без бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгариф һәм фән комиссиясенең киңәйтелгән утырышына җыелдык. 2012 елның декабрь аенда Бөтендөнья татар тонгрессының V съезды булганга төгәл бер ел вакыт үтте. Бүгенге утырышның максаты – съезд карарлары үтәлешенә йомгак ясау һәм яңа 2014 елга эш планын раслау. Комиссия эшендә 15 кеше катнаша”.

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәсми җитәкчеклекнең милли зыялылар, татар оешмалары вәкилләре белән сөйләшергә  әзер булуын әйтте.  Милли  мәгарифтәге хәлне үзгәртү, эшне камилләштерү өчен  барлык тарафларга, ата-аналарга, иҗади интеллигенциягә таянып, кызыклы яңа фикерләр, эш ысулларын кулланып, бөтен халыкның потенциалын файдалану зарурлыгын ассызыклады.

Хөрмәтле интернет караучылар,  бу видеоязмада утырышта ясалган чыгышларның кайберләрен карый аласыз. Һәр аерым видеосюжетта  аерым кешеләрнең яки берничә шәхеснең фикерләре яңгырый, аларны карагач, яңадан текстны укып. чираттагы видеоны ачарга кирәк. Утырышта яңгыраган иң күләмле һәм актуаль нотыкларга аерым игътибар итү дөрес булыр. Бигрәк тә  педагогия галимәсе Мингаян Мозаффарова, Казан шәһәренең 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия  Хәмидуллина, Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Марат Лотфуллин  һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель  Фәттаховның күләмле чыгышлары белән танышырга кирәк. Андый чыгышлар арасында  утырышта катнашучыларның сораулары, репликалары да игътибарга лаеклы.Тарихчы галим Радик  Салихов һәм кайбер укытучыларның сорау-тәкъдимнәре бу утырышның шактый кызу  үтәчәген күрсәтте.

Сүз Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф лабораториясе мөдире Мозаффарова Мингаян Гаяз кызына бирелде. Аның темасы – “Россия регионнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән методик эшне оештыру”.

ыгышны Чираттагы ч ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлегенең, Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү бүлекчәсе мөдире Гыйльманов Галимҗан Хәмитҗан улы  ясады.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев, Мәскәү өлкәсе милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Мохтасаров чыгышлары да игътибарга лаеклы.

БТК Башкарма комитетының мәгариф комиссиясе утырышында мәгарифне оештыру буенча педагоглар һәм җәмәгатьчелек фикерләре, тәкъдимнәре яңгырады.

Кайбер татар гимназияләрендә җыелышлар һәм мәдәни чаралар рус телендә  үтә , дәреслекләр акчага сатылу очраклары бар икән.

Чыгыш ясау өчен сүз Казан шәһәре Мәскәү районы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызына тапшырыла.. Докладның темасы – “Күпмилләтле регионнарда татар мәктәбе эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре”

Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов фикеренчә, иң мөһиме  –татар гимназиясендә белем бирүнең сыйфаты. Директорлар, укытучылар коллективы әлеге юнәлештә максатчан эшләргә тиеш,  шулай ук методиканы, технологияне дә  камилләштерү дә  кирәк.

Чираттагы чыгыш ясаучы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Лотфуллин Марат Вазыйх улы. Чыгышның темасы – “Бөтендөнья татар конгрессының V съезды карарларын үтәү буенча эш нәтиҗәләренә анализ һәм 2014 елга эш юнәлешләре”

Утырышта Самара татарлары вәкиле дә тәкъдим кертте.

Комиссия утырышында БТК-ның Башкарма комитеты хезмәткәре Гарифуллин Илнар Зөлфәт улы “Башкортостанда татар теле һәм әдәбияты укыту”.

Утырышка йомгакны Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры  Энгель Фәттахов ясады.

Энгель Фаттахов чыгышының рәсми язмасы:

“Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты Татарстан хөкүмәте белән 70 регион, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән 28 регион һәм 4 чит ил (Әзербайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Төркия) арасында килешүләр төзелде, хезмәттәшлек программалары булдырылды. Һәрбер килешүдә туган телдә белем алу, татар телен саклау һәм үстерү каралган.

Шулай ук республиканың барлык муниципаль берәмлекләре министрлык боерыгы нигезендә аерым төбәкләргә беркетелгән. Хәзерге вакытта килешүләр анализлана һәм аларны яңарту буенча эш алып барыла. Шулай ук кайбер төбәкләрнең тәкъдимнәрен исәпкә алып, боерыкка да үзгәрешләр кертелде. Әлеге юнәлештәге эшчәнлек хокукый–норматив документлар нигезендә тормышка ашырыла.

Бары тик 2013 елда гына да туган телләрне саклау һәм үстерү юнәлешендә 3 дәүләт программасы кабул ителде: “2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы”; “2014–2020 елларга Татарстан Республикасында милли дәүләт сәясәтен тормышка ашыру турындагы дәүләт Программасы”; “2014–2016 елларга Татар халкының милли тәңгәллеген саклау турындагы дәүләт Программасы”.

Бу программалар 2025 елга кадәр Рәсәй Федерациясе дәүләт милли сәясәте Стратегиясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт милли сәясәте Концепциясе нигезендә эшләнде. Яңа программалар бүгенге көнгә кадәр булган программаларны тормышка ашыру тәҗрибәсеннән чыгып һәм яңа стратегик максатларны күздә тотып төзелде. Аларда Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезгә һәр яклап комплекслы ярдәм күрсәтү максат итеп куела. Хөрмәтле коллегалар!

Иң мөһим эш юнәлешләренең берсе – регионнардагы мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү. Дөрес, бүгенге законнар нигезендә мәктәпләрне дәреслекләр белән тәэмин итү субъектлардагы министрлыклар вазыйфасына керә. Дәреслекләрне чит регионнарга җибәргән өчен, безне финанс органнары тәнкыйтьлиләр дә. Чөнки һәрбер регионның үзендә дәреслекләр алу өчен финанслар каралган. Шуңа да карамастан, без киләчәктә дә татар теле һәм әдәбиятыннан, туган телдә бастырылган башка укыту-методик кулланмалар җибәрәчәкбез.

Быел Министрлык, төбәкләрдәге мәгариф белән идарә итү органнарына дәреслекләр белән тәэмин ителешне сорап, хат һәм дәреслекләргә заявкалар формасы җибәргән иде. 2013 елда гына да чит илләрдә һәм Россиянең 15 төбәгендә урнашкан мәктәпләргә1 млн. 700 мең сумлык 7282 данә укыту–методик әсбаплар  тапшырылды. Бүгенге көндә өстәмә рәвештә кабул ителгән заявкалар буенча эш алып барыла.

Дәреслекләр турында сүз алып барганда, шуны искәртеп үтим: алар Федераль исемлектә булырга тиеш. Без берничә мәртәбә Россия мәгариф һәм фән министрлыгына мөрәҗәгать итсәк тә, механизм эшләнмәгәнлектән, бу проблема хәл ителмәгән иде.

Дөрес, дәреслекләрне грифлау бетерелсә дә, һәр дәреслеккә федераль исемлеккә керү өчен, экспертиза үткәрергә кирәк. Ә аны Россия Фәннәр Академиясе һәм Россия Мәгариф Академиясе генә үткәрә ала. Хәзерге вакытта без дәреслекләрне әлеге оешмаларга җибәрдек. Мәсьәләне уңай хәл итү буенча актив эш алып барабыз. Дөньяның теләсә кайсы почмагында яшәүче милләттәшләребезгә, башка милләт вәкилләренә татар телен өйрәнергә киң мөмкинлекләр ачу максатыннан Казан федераль университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе, Татарстан китап нәшрияты, бер төркем тәҗрибәле укытучылар белән берлектә “Ана теле” дистанцион укыту проекты эшләнде. Аңа Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич хәер-фатыйхасын бирде.

Соңгы 3 елда Казан федераль университеты, Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән берлектә Россиянең 13 регионында 34 семинар үткәрдек. Семинарларда дәреслек авторлары да, регионнардагы министрлык вәкилләре дә катнашты. Шулай ук муниципаль район вәкилләре, тәҗрибәле укытучылар да ел саен регионнарга чыгып, педагогик коллективларга ярдәм итәләр, консультацияләр үткәрәләр (ел саен 40 тан артык). 2012 елда тарихта беренче тапкыр буларак, татар теленнән Халыкара олимпиада уздырылды. Анда Россиянең 15 төбәгеннән һәм 9 чит илдән укучылар һәм студентлар катнашты.       Дистанцион турда 1500 артык егет һәм кыз көч сынашты. Жюри алар арасыннан иң көчле 100 кешене сайлап алып, Казанга йомгаклау турына чакырды.

Олимпиадага югары бәя бирелде һәм катнашучылар аны ел саен үткәрергә кирәк дигән тәкъдимнәрен җиткерделәр.

Без әлеге тәкъдимнәрне кабул итеп, олимпиаданың форматын тагын да киңәйттек. Әлеге олимпиаданың беренче интернет–туры 9 декабрьдә башлана, ә икенче тур бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән апрель аенда узачак. Татар телен өйрәнү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру максатыннан, Россия регионнарындагы сәләтле татар балалары өчен ел саен ял лагере оештырыла.

Узган җәйдә лагерьда 250 бала ял итте. Алар өчен татар теле дәресләре, мастер-класслар, тренинглар үткәрелде, балалар республикабызның тарихи урыннары белән таныштылар. Шунысы куанычлы: ел саен лагерьларда ял итүче укучылар саны арта бара. Ә 2014 елда исә аларның саны 1700 гә җитәргә тиеш.

Тагын бер мөһим юнәлешләрнең берсе – Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларына югары белем бирү өчен мөмкинлекләр тудыру. Ел саен бу юнәлеш буенча югары уку йортлары белән максатчан эш алып барыла. Юрист, икътисадчы һөнәрләре буенча белем алырга теләгән абитуриентларның саны күп булса да, “Татар теле һәм әдәбияты”, “Татар мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы”, “Музыка укытучысы” белгечлекләре буенча заявкалар юк. Алар буенча укырга теләгән абитуриентларны безнең югары уку йортлары бик теләп кабул итәрләр иде.

Ә бит халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын саклау һәм үстерү өчен нәкъ шушы белгечлекләр кирәк. Шул ук вакытта әлеге белгечлекләр җитешми дип безгә төбәкләрдән заявкалар килә тора. Гомумән алганда, татар телен өйрәнүгә барлык мөмкинлекләр һәм шартлар тудырылса да проблемалар кала бирә: бу – төбәкләрдә татар телен фән буларак укытуда сәгатьләр санының аз булу яисә бары тик факультатив формасында гына үткәрелүе.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы бу җәһәттән Бөтендөнья татар конгрессының урыннардагы бүлекчәләренә, милли-мәдәни автономияләргә генә таяна ала. «Татар теле һәм әдәбияты» профессиясе буенча абитуриентларны укырга тарту максатыннан, татар милли оешмаларына яшьләр арасында аңлату эшләрен активрак алып бару зарур”.

Утырышта катнашучылар куелган мәсьәләне тикшереп, комиссиянең  резолюциясен кабул иттеләр.

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф һәм фән комиссиясе утырышы резолюциясе

“Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгариф һәм фән комиссиясе утырышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 15 әгъзасы һәм чакырылган кунаклар катнашты.

Милли мәгариф мәсьләләләре буенча 6 чыгыш тыңланды, 2013 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды, 2014 елга төп бурычлар билгеләнде.

Докладлар һәм чыгышлар формасында оештырылган конструктив дискуссияләр барышында татар милли мәгарифе өлкәсендә булган проблемалар, татар теле һәм әдәбиятын укытудагы төп тенденцияләр барланды һәм беренче дәрәҗәдәге бурычлар билгеләнде.

Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә тупланып гомер кичергән татарлар өчен татар телен һәм әдәбиятын укыту системасы бар.

Бу эшкә өч меңнән артык тәрбияче, гомуми һәм югары белем мәктәпләре укытучылары җәлеп ителгән.

Туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүне камилләштерүдә алар төп көч булып тора. Бүгенге көндәге төп проблемаларның берсе – ул Россия Федерациясе төбәкләрендә татар телендә белем бирүче һәм татар теле өйрәнелә торган мәктәпләрнең саны кимү. Шул уңайдан түбәндәге чараларны тормышка ашырырга кирәк дип саныйбыз:

  1. Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар милли оешмаларына милли мәгариф мәсьәләләре өчен җаваплы хезмәткәр билгеләргә тәкъдим итәргә;
  2. Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең федераль органнары белән берлектә Россия Федерациясе халыкларының мәдәнияте һәм туган телләре үсешендәге хокукларны камилләштерү эшен дәвам итәргә;
  3. Россия Федерациясендә туган телдә уку һәм туган телне укытуга шартлар тудыру буенча мониторинг оештыруны бурыч итеп куярга;
  4. Сәләтле балалар өчен укыту-тәрбия процессы татар телендә алып барыла торган интернат тибындагы күп профильле белем оешмалары һәм шәхси мәктәплөр булдыру мөмкинлекләрен барларга;
  5. Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендәге татар телендә белем бирүче һәм татар теле укытыла торган белем оешмалары өчен татар теле һәм әдәбияты буенча дәреслекләргә һәм укыту-методик әсбапларга Россия Федерациясе субъектларының мәгариф белән идарә итү органнары тарафыннан үзвакытлы заказлар бирелүенә һәм мәктәпләренең тәэмин ителүенә ирешергә;
  6. Россия Федерациясе төбәкләреннән һәм Бәйсез дәүләтләр берлеге илләреннән абитуриент-ватандашларны максатчан программа нигезендә Татарстан Республикасында урнашкан югары уку йортларына кабул итү эшен дәвам итәргә;
  7. “Татар төбәкләре тарихы” академия басмасы хәзерләү һәм бастырып чыгару буенча эшне оештырырга;
  8. Татарстаннан тыш регионнарда яшәүче татар балаларына туган тел өйрәнү профилле җәйге ял сменалары челтәрен үстерү эшен алып барырга;
  9. “Ана теле” онлайн мәктәбе мөмкинлекләрен Россия Федерациясе төбәкләрендә яшәүчеләр өчен татар телен һәм әдәбиятын укыту барышында актив файдаланырга тәкъдим итәргә.

2013 елның 6 нчы декабре

Татар конгрессының мәгариф комиссиясенең еллык утырышыннан видеорепортажны Римзил Вәли, Фаиз Камал һәм Райнур Шакир әзерләделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*