tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туймазы татар театрында Шекспирны куялар
Туймазы татар театрында Шекспирны куялар

Туймазы татар театрында Шекспирны куялар

Туймазы дәүләт татар драма театры иҗат коллективы В.Шекспирның «Тискәрегә авызлык» спектаклен сәхнәгә чыгарырга әзерләнә. Бу турыда Башкортостан Мәдәният министрлыгының Матбугат үзәгеннән хәбәр итәләр.

Бу сезонда театр ике премьера чыгарды инде. XXIII театр сезоны Әлфис Гаязовның «Гипнозчылар» дигән яңа комедиясе белән ачылды. Декабрьдә Джон Хьюзның «Ял көне клубы» дигән пьесасы буенча куелган яңа спектакль премьерасы булды. Сәхнәгә яшь режиссер Александр Марьин куйган әлеге спектакль рус телендә бара. Анда хәзерге заман яшүсмерләре тормышының актуаль проблемалары күтәрелә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*