tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшебез Европа чемпионатында катнашачак
Милләттәшебез Европа чемпионатында катнашачак

Милләттәшебез Европа чемпионатында катнашачак

Ижауда яшәүче шахмат буенча тренер-укытучы Олег Рәис улы Муллояров стритлифтинг дип аталган спорт төре буенча Россия Кубогында беренче урынны яулаган. Кубок 7-8 ноябрьдә Мәскәү шәһәрендә узган.

Олег Рәис улы тумышы белән Ижау шәһәреннән. 12нче мәктәптә укыганда ук спортка кызыксынуы көчле булган. Хоккей белән шөгыльләнгән, җәен футбол типкән, моннан тыш аны әтисе бик кечкенәдән шахмат уйнарга өйрәткән һәм ул район, шәһәркүләм ярышларда катнашып, мәктәп данын яклаган.

Ләкин тормышын спорт белән бәйләргә ашыкмаган ул. Бары тик 27 яшендә генә Чайковский дәүләт физик культура институтына укырга кереп, белгечлек алган. Әтисе балачакта өйрәткән шахмат уйнау осталыгы яраткан һөнәренә әвереләчәген ул вакытта уйладымы икән?! Ул Устинов районының “Синтез” клублар үзәгендә шахмат буенча тренер-укытучы булып эшли. “Дәресләр көн саен иртәдән алып кичке җидегә кадәр дәвам итә. Мин уздырган шахмат дәресләренә 70тән артык бала йөри”, — ди Олег Муллояров. Ул аларны 7 төркемгә бүлеп, шахмат уйнау серләренә өйрәтә. “Алар бар да теләк, кызыксыну белән йөриләрме? Ничек соң уңышлары?” – дип кызыксынам.

“Дөрестән дә, уңышка ирешү-ирешмәү баланың теләгеннән тора. Әгәр ул нәтиҗә, үсеш өчен йөри икән, уңышлары да күзгә күренеп тора. Ә әти-әниләре кушканга гына йөрсәләр, зур уңышларга ирешә алмыйлар. Ләкин шундыйлары да күп, әти-әниләре кушканга гына киләләр дә, кызыксынып, мавыгып китәләр. Миңа балалар белән эшләү бик ошый. Ә шахматка килгәндә, бала өчен аның әһәмияте бу уенны үзләштерүдә генә түгел. Шахмат уены һәр адымыңны планлаштыруга корылган. Фигураларны күчергәнче, бу адымның нәрсәгә китерәчәген анализларга кирәк. Бу баланың холкына, башына сеңә. Тормышта да бит, нәрсәгә дә булса ирешү өчен һәр эшне уйлап эшләргә, аның өчен җавап тотарга кирәк. Шахмат фигуралары белән хәрәкәт иткән кебек, тормышта да әйләнә-тирәдәге кешеләр белән бәйләнештә булырга туры килә. Син кешеләр белән ничек аралашасың, аларга йогынты ясый белә­сеңме? Болар куйган максатларга ирешү өчен бик мөһим. Ә бала тормышта җиңәргә һәм кайвакыт җиңелүләрне дә лаеклы кабул итә беләме? Әллә беренче уңышларыннан ук очынып китәме? Кечкенә генә сынаулардан да югалып каламы, җиңелү белән төшенкелеккә биреләме? Менә шушыларны шахмат уены аша балага аңлатырга, рухи яктан чыныктырырга омтылам. Балаларның күңеле шундый нечкә, шундый эчкерсез. Ә аларның уңышларын тою үземне дә канатландыра”, — ди әңгәмәдәшем.

Моннан тыш Олег Муллояров үзе яшәгән Берш урамыннан ерак түгел мәйданчыкта балаларны җыеп, ачык һавада футбол, бас­кетбол, стритлифтинг буенча чыныктыру дәресләре уздыра. Үзе иганәчеләр табып, ярышлар оештыра.

Мин аның әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган Кубокта яулаган җиңүе, киче­решләре белән кызыксындым.

“Ярышларда бөтен Россиядән спортчылар катнашты. Алар арасында хатын-кызлар да бар иде. Бу турнир төрле һөнәр ияләрен берләштерде. Мәсәлән, катнашучыларның берсе Омскидан анестезиолог булды.

Якутиядән зур команда килгән иде. Севастополь, Грозный, Түбән Кама, Мәскәү, Серпухов, Ижау кызлары катнашты, — дип сөйли җиңүче. — Бер спортчының чыгышы мине бигрәк тә сокландырды, ул терәк-хәрәкәт аппараты зәгыйфь яшь кенә егет. Аның үзенең авырлыгы 56 кг гына, 85 кг авырлыктагы йөк белән турникта күтәрелде. Менә шундый кешеләрне күргәннән соң, бу җирем авырта, булдыра алмыйм дип авыз ачу оят”.

Стритлифтинг — урам спорты төре, гәүдәгә авыр йөк асып, турник­та һәм борыста күтәрелү.

Олег Рәис улы әлеге спорт төре белән 2017 елдан бирле ярышларда катнаша. Беренче катнашуында ук беренче урынга лаек булган. Икенче тапкырында да, 2018 елда, беренче урынны яулаган. Быелгы Россия кубогы киләсе елда Европа һәм дөнья чемпионатларында катнашу өчен сайлап алу этабы булган һәм милләттәшебез аннан җиңү яулап кайткан. Ул бүген киләсе елның яз айларында узачак ярышларга әзерләнә. “Ярышта катнашу — медальләр һәм исемнәр алу өчен генә түгел бит әле ул. Фикердәшләр табу, алар белән аралашу да. Стритлифтинг белән актив шөгыльләнүчеләр саны арта бара, хәзер бездә алар 5000нән артык”, — ди ул. Олег Рәис улын җиңүе белән котлап, киләсе чемпионаттан да уңышлар яулап кайтуын телик.

Элмира Нигъмәтҗан

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*