tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге Пермь краена сәфәр кылды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге Пермь краена сәфәр кылды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге Пермь краена сәфәр кылды

26-27 ноябрь көннәрендә “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы белән таныштыру максатыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчелеге Пермь краена сәфәр кылды. Ике көнлек эш сәфәре программасы үз эченә Пермь краеның Чайковский шәһәре, Барда, Уйа, Октябрьский, Кургур районнарының татар оешмалары активы белән очрашуларны алды.

Эш сәфәренең беренче көнендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Пермь краеның Чайковский шәһәре татар иҗтимагый оешмасы активы белән очрашты.

27 ноябрьдә исә Татарстан делегациясе Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов белән очрашты. “Бүгенге көндә Барда округы территориясендә 23 меңгә якын кеше яши. Аларның күбесе татар милләтеннән. Округның барлык мәктәпләрендә диярлек татар телен укыту алып барыла. Татарстан мәктәпләрне кирәкле дәреслекләр белән тәэмин итүдә зур ярдәм күрсәтә”, — дип белдерде округ башлыгы.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, үз чиратында, агымдагы елның 29 августында Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында узган Милләт җыенын ассызыклап узды. Исегезгә төшерәбез, чара барышында татарларның төп документы – “Татарлар: гамәл стратегиясе” кабул ителде.

Биредә Данис Шакиров Стратегиянең максатларын әйтеп үтте, шуларның берсе – татар халкын берлəштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшəешен тəэмин итү, мəдəни багланышларга һəм тирə-юньдəгелəрнең хасиятен һəм хислəрен ихтирам итүгə нигезлəнеп тынычлык һəм татулык саклау.

Шулай ук җитәкче татар телен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары турында сөйләде.

Аннары кунаклар Барда округының гомуми белем бирү учреждениеләренә китте. Аңа кадәр Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Көннең икенче яртысында Татарстан кунаклары Чайка һәм Усть-Төрек авылларында булдылар, анда шулай ук татар оешмалары активы белән очрашулар узды.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*