tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел – милләт сакчысы
Тел – милләт сакчысы

Тел – милләт сакчысы

Тел – милләт сакчысы. Әлеге сүзләр белән килешмичә мөмкин түгел. Тел милләтнең сакчысы гына түгел, ә коралы да әле, минемчә.

Дөрестән дә, туган тел, туган телне саклау турында соңгы елларда бик еш ишетергә туры килә. Башлангыч сыйныф укытучысы буларак, мин балаларга татар телебезгә карата мәхәббәт уятуны үз бурычым дип саныйм. Әлеге юнәлештә эшчәнлек, әлбәттә, беренче сыйныф укучылары кулларына “Әлифба” китабын алу белән башлана. Алар туган телдә әкиятләр укыйлар, шигырьләр ятлыйлар. Шуларга бәйләп, без балаларга туган телне саклау турында сыйныф сәгатьләре, ачык дәресләр, туган тел атналыклары үткәрәбез.

Алардан тыш, мәктәбебез укучылары өчен “Переведи: татарча өйрәнәбез” бәйгесе, туган телне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләребез эшчәнлеге турында түгәрәк өстәлләр, төрле татар газета-журналларның журналист­лары белән очрашулар үткә­релә. Шулай ук, укучыларыбыз татар телен саклау­га юнәлтелгән регионара, Бөтенроссия, рес­­публика, район күләмендә үткәрелгән бәй­ге-конкурсларда, фестивальләрдә, фәнни-гамәли укуларда катнашып, мактау­лы урыннар яулыйлар, Халыкара “Татарча диктант” акциясендә актив катнашалар.

Мондый укучыларыбыз барында әле татар телебез яшәр, буыннан-буынга тапшырылыр һәм камилләшер. Ә балаларга әлеге фикерне җиткерү – укытучыларның бурычы.

Гүзәлия Габбасова, Девятерня авылы

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*