tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли китапханәнең яңартылган бинасында беренче матбугат конференциясе бара
Милли китапханәнең яңартылган бинасында беренче матбугат конференциясе бара

Милли китапханәнең яңартылган бинасында беренче матбугат конференциясе бара

Милли китапханәгә абонемент белән китап бирү функциясе кайтарылачак. Бу хакта Милли китапханә күченәчәк бинада оештырылган матбугат конференциясендә ТР Президенты Киңәшчесе Наталья Фишман-Бекмамбетова әйтте.

Тирә ягында ремонт эшләре барган «Казан» милли мәдәният үзәгендә журналистлар өчен беренче матбугат конференциясе оештырылды. Оештыручылар журналистлар өчен яңартылган бина буенча экскурсия дә вәгъдә итәләр.

Яңартылган бинада ике уку залы булачак. Аның берсе классик зал, икенчесе — заманча уку залы. Моннан тыш спектакльләр һәм чыгышлар өчен заллар каралган. Проектта тавыш яздыру студиясе дә бар.

Мәдәният министры Ирада Әюпова Милли китапханәгә бина кирәклеге турында үзенең соңгы чыгышында халык язучысы Туфан Миңнуллинның да әйткәнлеген искә төшерде.

Татарстан мәдәният министры урынбасары итеп бүген генә билгеләнгән Сөембикә Җиһаншина Милли китапханә бинасының 30 августта ачылачагын искәртте. Әлеге бинаның ТАССРның 100 еллыгына бүләк булуын әйтте.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*