tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәктәпләр тарихы музее уңышлары
Милли мәктәпләр тарихы музее уңышлары

Милли мәктәпләр тарихы музее уңышлары

Ул шәһәр күләмендә “Киләчәккә адым” дип аталган  фәнни-практик конференциядә Муса Җәлил көрәштәше – себер егете Сәлим Аникин турында фәнни эше белән чыгыш ясап икенче урынга лаек  булды.

Артем Рәхимовны конференциягә әзерләүче  Равилә Кутумова: “Фәнни эшнең нигезендә педагогика фәннәре кандидаты, доцент Клим Садыйковның “Сәлим Аникин турында истәлекләр” китабыннан мәгълүмат алынды,  Муса Җәлилнең әсәрләре күп укылды, Артемның тырышлыгы белән безнең музей призлы урынга лаек булды. Шәһәр күләмендә оештырылган фәнни-практик  конференциядә безнең укучылар ел саен катнаша. Быел катнашучы  укучыбызның уңышларына без шат”, -дип сөйләде. Равилә Сибгатовна быел уку елында   үзе дә “Патриот России” исеменә лаек булды. Ул шәһәрнең татар бистәсендә туып үскән, бу  мәктәптә укып белем алганнан соң,  Тубыл педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап  хезмәт юлын да мәктәптә башлый. Юллама буенча аңа Алтай якларынд мәктәптә эшләргә туры килсә дә, ике елдан соң, Равилә Сибгат кызы Тубылга кайтып үзе укыган мәктәбенә укытучы булып эшкә урнаша. Ул безнең белән  үзенең язмышы, шәһәре, тормыш юлы турында фикерләре белән уртаклашты.

-Безнең нәселебез бохарлылардан. Бабаебыз Сәфәр Мөһмин улы Тушаков  Меримы юртының танылган купецы булган. Үзенең сәүдә ноктасы булсада , тегү-сату эше белән дә шөгыльләнгән. Әтиебез  Сибгатулла Сәфәр улы Советлар Союзы елларында да шәһәрдә итек тегүче оста буларак  танылган. Әниебез Нурдидә Вагап кызы белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр, бөтенебезгә белем биргәннәр. Без гаиләдә нәселебезне, туган телебезне, динебезне, туган ягыбызны белеп, кызыксынып үстек. Үсеп җиткәч,  үз тормышларыбызны да, әти-әни гаиләсендә алган тәрбиядән тайпылмыйча кордык. Тормыш иптәшем Габил Хәмит улы МИ-8 вертолёртларда бортинженер булып  гомер буе эшләп, хөрмәт казанган иде. Кызганычка, без аны 55 яшендә генә соңгы юлга озаттык. Кызым һәм малаебызның балаларына сөенеп яшим хәзер. Илдә  үзгәрешләр алып килгән еллар тормышыма яңалыклар алып керде. Мин укытучылык эшеннән әкренләп  музейлар юнәлешенә күчтем,-дип сөйләде ул.

Егерме ел моннан элек шәһәрдә себер татар мәдәният үзәге каршында   этнография –тарих музее  ачылуында Равилә Сибгат кызының роле зур була. Мәдәният үзәге хезмәткәрләре, тырыш экспонатлар җыючы  Роза Нәби кызы Яхина, Мәрзия Билал кызы Борисенко белән  2000 якын экспонат җыеп, экспозицияләр төзеп  музейны Сәфиулла Ильясов җитәкчелегендә ачып җибәрәләр. Хәзер монда якташыбыз, язучы, Г.Тукай премиясе Лауреаты Я.К.Зәнкиевның музее да эшләп китте. Соңгы ун ел Равилә ханым  шәһәрнең унбишенче мәктәбендә, лаеклы ялда булуына карамастан хезмәт итә.

Р.КутумоваМәктәп каршында ачылган өлкә милли мәгариф музеенда бүген эш кайнап тора. Бу музейны ачуда да Р.С.Кутумова зур тырышлык күрсәтә. Музейда 3700 экспонат җыелган, монда килүчеләр әһәмиятенә эчтәлекле экспозицияләр тәкъдим ителә. Алар өлкәбездә урнашкан милли мәктәпләрнең тарихы, күренекле шәхесләре, ветеран укытучыларның язмышы белән танышалар. Музей каршында Равиля апа оештырган  “Яшь экскурсовод”чы түгәрәгенең  эше дә күпләргә таныш.  Түгәрәккә теләп йөрүче укучылар, җитәкчеләре белән  Россия күләмендә уздырылган конференцияләрдә, өлкә, шәһәр күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып  призлы урыннар яулыйлар. Аның кул астында  шөгыльләнгән  мәктәп балалары   туган як, туган ил патриотлары  булулары белән аерылып торалар. Алар кызыксынучан, тәртипле, җаваплы укучылар.  Яхшы билгеләренә генә укыган “Яшь экскурсоводчы”лар түгәрәгенә йөрүче балаларның чыгышлары  өлкә, шәһәр хакимияте вәкилләренә, Татарстан Республикасыннан килгән кунакларга, шәһәрнең башка мәктәпләреннән килгән укучыларга да таныш. Унбишенче  мәктәп укучыларының  эчтәлекле экскурсияләр алып бара алулары күпләрне  сокландыра. Түгәрәкнең җитәкчесе Р.С.Кутумова   хезмәт юлында  куйган максатларына ирешү өчен гел алга  таба барган, эзләнгән шәхес. Равилә апабыз  2002 елны Бөтендөнья татар конгрессы уздырган өченче корылтай делегаты да булган. Истәлекле “Россия патриоты” медале Русия Федерациясехөкүмәте каршындагы  Россия дәүләт хәрби-тарихи –мәдәни үзәк карары  белән бирелә. Әлеге  медальнеР.С.Кутумовага Төмән өлкә мәгариф һәм фән департаменты директоры А.В.Райдер  тапшыра.

Р.С.Кутумова лаеклы ялда булуына карамастан, бүген дә унбишенче мәктәпнең өлкә милли мәгариф музеенда хезмәт итә. Уңыш баскычларына  басканда да, ул  үзен гади, кешелекле, якыннарын, дусларын хөрмәт итә белгән гүзәл зат булып кала белә. Күп еллардан соң, үзе укыган мәктәбендә эшләп коллегалары тарафыннан да хөрмәт казанган, укучыларының әти-әниләреннән рәхмәт сүзләрен ишеткән якташыбызны көтелмәгән шатлыклы вакыйга “Россия патриоты” медаль белән бүләкләнүе уңаеннан, укучыларының ирешкән уңышлары белән котлап, хезмәтендә яңадан –яңа уңышларга ирешүен, сәламәтлек телибез.

Римма Өметбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*