tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли мирас” конференциясе башланды
“Милли мирас” конференциясе башланды

“Милли мирас” конференциясе башланды

26 ноябрь көнне Чувашиянең Урмай авылында “Милли мирас” дип аталган фәнни-гамәли конференция үз эшен башлап җибәрде. Аның эшендә Татарстаннан да, Чувашиядән дә галимнәр, укытучылар, дин әһелләре, студентлар, укытучылар катнашты. Конфереция Урмай мөхтәсибәтенең имам-мөхтәсибе Фәнис хәзрәт Сафиулла укыган Коръән сүрәләре һәм халкыбызның гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән башланып китте. Залга җыелган халыкны Чувашия татарлары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбулов сәламләп башлап җибәрде. Шулай ук сәламләү сүзен һәм теләкләрен ЧР мәдәният, милли һәм архив эшләре министрыгының бүлек җитәкчесе Сергей Казаков та әйтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның тәбрикләвен конгрессның мәгълүмати-аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи җиткерде.

photo_00827Конференцияне Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбтдинов алып барды. Халкыбызның тарихына, җыр моңнарына, гореф-гадәтләренә багышланган докладлар белән тарих фәннәре кандидаты Георгий Матвеев, КФУ доценты Гөлнара Гайнетдинова, педогогия фәннәре кандидаты Алсу Еникеева, укытучылар, студентлар, журналистлар, җирле милли оешма җитәкчеләре чыгыш ясадылар.

photo_00829

Алдагы көндә, 25 ноябрьдә әлеге конференция кысасында рәссам Вагиз Камальдиновның шәхси күргәзмәсе ачылган. Шулай ук, татарча бию, милли уен коралыбыз курайда уйнау буенча мастер-класслар узган.

Бүген, өйлә намазыннан соң, көннең икенче яртысында “Мирас” республика фольклор фестивале узачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*