tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Байкал буе төбәкләрендә татар җыены үтәчәк
Байкал буе төбәкләрендә татар җыены үтәчәк

Байкал буе төбәкләрендә татар җыены үтәчәк

20 декабрьдә Улан-Удэ шәһәрендә Байкал буе төбәгендәге татар иҗтимагый берләшмәләренең “Байкүл-җыен” исемле беренче форумы узачак. Бу чара Бурятиядәге татарларның мәдәни үзәге һәм милли-мәдәни автономиясе тарафыннан Ерак Себер регионындагы татар оешмаларының эшен координацияләү максаты белән уздырыла.

Тупланган тәҗрибә, планнар турында фикер алышу өчен түгәрәк өстәлләр, семинарлар белән беррәттән милли сувенирлар битештерү буенча мастер-класслар, кичке уеннар, татар ашлары күргәзмә дегустацияләре узачак, Ана коесы (Онохой) авылы бренды тәкъдим ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*