tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 815нче концерты  
“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 815нче концерты   

“Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 815нче концерты  

Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” Мәдәният йортында өлкә ”Туган тел” татар җәмгыяте ярдәмендә татар мәдәнияте айлыгы уздырыла. Аның кысаларында   биредә татар рәссамнары күргәзмәсе эшли һәм үткән якшәмбедә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең күп кенә яңа яшь артистлары катнашында 815нче концерты күрсәтелде.

Ансамблнең тамашасын карарга җыелган самарлылар иң элек күргәзмә белән таныштылар, талантлы милләттәшләребезнең рәсемнәрен  карап хозурландылар.

Өч сәгатьтән артык дәвам итеп, бер тындай үткән концерт программасын карарга шактый күп халык җыелды. Тамаша хәер-догадан башланды. Сәхнәгә Самара өлкә мөфтие, Региональ Диния нәзарәте рәисе Талиб хәзрәт Яруллин кү­тәрелеп, татарлыкларын онытмаган, милли моңга битараф булмаган тамашачыларга рәхмәтләрен җиткерде һәм шулай ук динебезгә дә тартылырга чакырды.

Киләсе елның апрелендә үзенең 45нче туган көнен билгеләп үтәргә әзерләнүче «Ялкынлы яшьлек» әле һаман яшәрә, аңа сәләтле яшьләр килә икән. Сәхнәдә җырчылар һәм биючеләр алышынып кына торды. Яңа талантлар тамашачыга яңадан-яңа җырлар, шигырьләр, биюләр тәкъдим итте.

 

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
samtatnews.ru

“Чайка” Мәдәният йортындагы татар мәдәнияте айлыгы кысаларында 29 ноябрьдә Татарстанның Әтнә дәүләт драма театры татар тамашачысына үзенең “Шимбә көн кич белән” дип аталган музыкаль комедиясен дә тәкъдим итәчәк. Ул 16 сәгатькә билгеләнгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*