tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли музейда «Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз» инвалидлар декадасы узачак
Милли музейда «Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз» инвалидлар декадасы узачак

Милли музейда «Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз» инвалидлар декадасы узачак

3 декабрьдә бөтендөнья җәмәгатьчелеге Халыкара инвалидлар көнен билгеләп үтә. Дөньяның барлык илләрендә дә бу көнне җәмгыять игътибарын мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына юнәлтү һәм аларның хокукларын яклау буенча чаралар үткәрелә.

Татарстан Республикасы Милли музее ел саен «Игелекле эшләр кылырга ашыгыгыз»» дигән инвалидлар декадасы һәм «Музей — барыбыз өчен дә!» Бөтенроссия акциясен уздыра.

2020 елның 1-10 декабрендә Татарстан Милли музеенда һәм филиалларында инвалидлар декадасы кысаларында экскурсияләр, музей-педагогика дәресләре, интерактив һәм белем-бирү чаралары, лекцияләр, иҗади кичәләр, очрашулар, концерт программасы һәм музейның ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә, онлайн форматта дәресләр оештырылачак.

Декада кысаларында инвалид балалар һәм аларның әти-әниләре өчен остаханәләр, квестлар уздырылачак, сурдо- һәм тифло- комментарийлы фильмнар күрсәтеләчәк.

5-6 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее «Музей барыбыз өчен дә!» дип исемләнгән Бөтенроссия акциясен уздыра. Аның максаты — кеше хокукларын яклау һәм инвалидларның җәмгыять тормышында катнашуын тәэмин итү. Музейда үткәрелә торган социомәдәни эшчәнлек Татарстан Республикасы Милли музее хезмәткәрләренең көндәлек хезмәтенең бер өлеше булып тора. Ләкин 5-6 декабрь көннәрендә инвалидларга аерым игътибар биреләчәк. Музей хезмәткәрләре даими рәвештә әлеге категория вәкилләренең барлык теләкләрен һәм үтенечләрен исәпкә алырга тырыша.

Кешелеклелек,  җылы мөнәсәбәт, игелеклелек мохтаҗ кешеләргә ярдәм итә. Инвалидлар өчен музейлар тәкъдим итә торган чаралар   аларга рухи яктан ярдәм итәр дип чын күңелдән ышанабыз.

tatmuseum.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*