tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Җиңү волонтерлары” хәрәкәттә
“Җиңү волонтерлары” хәрәкәттә

“Җиңү волонтерлары” хәрәкәттә

Быел илебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләнеп үтелә. Шуңа багышлап төрле чаралар оештырылды. Шуларның берсе – “Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм инвалидларга ярдәм күрсәтүче мобиль бригадалар” Бөтенроссия акциясе.

“Безнең Җиңү” оештыру комитеты һәм “Җиңү волонтерлары” хәрәкәте уртак проекты булган акция кысаларында Кызыл Октябрь районының “Җиңү волонтерлары” штабы җитәкчесе Рауф Ваһапов, бу оешманың активисты Илгизәр Әйбәтов, иреклелек үсеше буенча муниципаль ресурс үзәге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Светлана Камалетдинова һәм Чүмбәли администрациясе башлыгы Рамил Хәсәнов Чүмбәли белән Пашатта яшәүче Садек Арсланов белән Абдулваһап Арифуллинга кулланырга уңайлы булган кәрәзле телефоннар, бушлай сим-карталар тапшырганнар.

Акция кысаларында Россия буенча 52 меңнән артык сугыш ветераны мобиль телефоннар белән тәэмин ителер.

Сугыш ветераннары саны елдан-ел кими бара. Шуңа аларны барлау безнең изге бурычыбыз.

Илнар САДЕКОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*