tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Борайның тарихи мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Борайның тарихи мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Борайның тарихи мәчете белән танышты

Бүген Башкортстан Республикасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасының Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстанның Борай районы үзәгендәге бер гасырдан артык тарихы булган борынгы мәчет белән танышты. Юлчыларны Борай районы хакимияте башлыгы Гәрәев Рушан Кадыйм улы һәм район хакимияте башлыгы урынбарсары Нуртдинов Гемир Хаҗетдинович каршы алды. Милли Шура рәисен Аллаһ йорты белән районның имам-мөхтасибе Рифат хәзрәт Зарипов таныштырды.

Әлеге мәчетнең тарихы бик кызыклы һәм шул ук вакытта фаҗигале, аянычлы да. Мәчет 1910 елда  агачтан төзелгән була, ә 1914 елда беренче гильдияле сәүдәгәр Шәрәфетдин Хәмит тарафыннан ул таштан төзелә башлый. Советлар берлеге елларында әлеге мәчет бинасында кинотеатр ачканнар, узган гасырның азакларында биредә музыка мәктәбе дә эшләп килгән. Соңгы елларда бу бина җимерелер хәлгә җиткәч, аны эшкуарлар сатып алып, аның урынына сәүдә үзәге төземәкче булганнар. Әмма Борай халкы, дәррәү күтәрелеп чыгып, биредә бары тик элекке мәчет кенә тергезелергә тиеш, дип таләп итеп үз морадына ирешәләр. Әлеге игелекле эштә Борай районы имам- мөхтасибе Рифат хәзрәт Зариповның да өлеше зур.

Марс Тукаев фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*