tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Дистәгә якын китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Шәфигуллин истәлегенә

ВИДЕО: Дистәгә якын китап авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Шәфигуллин истәлегенә

Дистәгә якын китап авторы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил ага Шәфигуллинның безнең арадан китүенә бүген 7 көн булды. Шул уңайдан аның туган ягы -Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә мәрхүмнең туганнары һәм татар җәмәгатьчелеге аш мәҗлесе уздырдылар. Туган авылы Парауда хезмәт юлын клуб мөдире булып башлаган Равил ага Димитровград шәһәрендә татар милли хәрәкәте башында торган шәхесләрнең берсе. Ул шәһәрдә уза торган һәр татар чарасының сценариесен дә яза, үзе үк алып та бара торган нәфис сүз остасы иде. Өлкәнең Габделҗаббар Кандалый һәм Сәхаб Урайский исемендәге әдәби премияләре лауреаты Равил Шәфигуллинның тормышы һәм иҗат юлы хакында “Татарлар” (ТНВ) тапшыруы өчен Рамис Сафин әзерләгән репортажны тәкъдим итәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*