tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Актаныш районында
Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Актаныш районында

Милли Шура рәисе эш сәфәре белән Актаныш районында

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Башкортстандагы татар оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Чара Татарстанның Актаныш районында узды. Кунакларны Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фаттахов каршы алды.

Очрашуның төп максаты “Милләт җыены”нда кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” һәм аны тормышка ашыру юллары белән таныштыру иде. Васил Шәйхразыев “Гамəл стратегиясе” үзен татар дип танучы яисə татар халкына катнашы барлыгын тоючы кешелəрнең уртак мəнфəгатьлəренə нигезлəнгән булуын һәм оешма җитәкчеләренең әлеге документка таянып эшчәнлек  алып бару мөһимлеген ассызыклады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*