tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе “Италиядәге татарлар” вәкиле белән әңгәмә корды
Милли Шура рәисе “Италиядәге татарлар” вәкиле белән әңгәмә корды

Милли Шура рәисе “Италиядәге татарлар” вәкиле белән әңгәмә корды

Бүген Милли Шура рәисе,Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Миланга килде. Төнъяк Италиядә урнашкан бу эре шәһәрдә иртәгә Татарстан делегациясе эшләячәк дип көтелә.

Кич белән Васил Шәйхразиев «Италиядәге татарлар» мәдәният ассоциациясе җитәкчесе урынбасары Венера Абдулхаликова белән очрашып сөйләште. Сүз ассоциациянең эшчәнлеге турында барды. Сөйләшү җитди һәм эшлекле формада үтте. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.

Иртәгә, 12 декабрь көненең икенче яртысында Васил Шәйхразиев «Италиядәге татарлар» мәдәният ассоциациясе әгъзалары белән очрашачак. Ике сәгать соңрак Италиядә яшәүче милләттәшләребез белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашуы узачак дип көтелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*