tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе «Мөселман дөньясы» IX төбәкара форумын ачу тантанасында катнашты
Милли шура рәисе «Мөселман дөньясы» IX төбәкара форумын ачу тантанасында катнашты

Милли шура рәисе «Мөселман дөньясы» IX төбәкара форумын ачу тантанасында катнашты

Бүген Пермь шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Мөселман дөньясы» IX төбәкара мөселман мәдәнияте форумын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чара «Пермь ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә уздырылды.

Форумның рәсми ачылышына кадәр Васил Шәйхразиев Пермь крае губернаторы Максим Решетников, Россиянең Баш мөфтие, РФ мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин һәм башка мәртәбәле кунаклар белән берлектә биредәге күргәзмә экспозициясе белән танышты. Күргәзмәдә Пермь краенда яшәүче халыклар һәм милли-мәдәни оешмалар, муниципаль районнарның стендлары, төрле кул эшләнмәләре, дини атрибутика әйберләре, хәләл товарлар урын алган иде.

Чараның рәсми өлеше Пермь крае губернаторы Максим Решетников сәламләве белән башланып китте. Соңрак  сәламләү сүзләре белән Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев чыгыш ясадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*