tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мөслим районында
Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мөслим районында

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мөслим районында

ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев “Татарлар: гамәл стратегиясе”н гамәлгә ашыру максатыннан Башкортстан Республикасының татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Чара Мөслим район советының киңәшмәләр залында узды.

Мөхтәрәм кунакларны Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин каршы алды.

Васил Шәйхразыев сүзен Конгресс эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән башлады. Аерым алганда, гамәлгә ашырыла торган проектлар, акцияләр һәм конкурслар турында сүз барды. Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә “Җәлил укулары”  III Халыкара әдәби бәйгесе уза.

2020 елда ТАССР төзелүнең 100 еллыгы бәйрәм ителә. Шуңа бәйле рәвештә, ел дәвамында күп кенә чаралар үткәрелде, шуларның берсе – ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы.  Әлеге чарага Васил Шәйхразыевның Байкал татарлары белән очрашуы вакытында старт бирелде. Бүген исә Вице-премьер катнашучыларга флагның сәяхәте, шулай ук төбәкләрнең иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән үткәрелгән түгәрәк өстәлләр турында сөйләде.

Бүгенге очрашуның төп максаты –  Милләт җыены барышында кабул ителгән Татарлар: гамәл стратегиясе белән таныштыру.

Гамəл стратегиясе үзен татар дип танучы яисə татар халкына катнашы барлыгын тоючы кешелəрнең уртак мəнфəгатьлəренə нигезлəнə.

Милли Шура рәисе эшчәнлекне әлеге документка нигезләнеп  алып баруның мөһимлеген ассызыклады.

Моннан тыш, Вице-премьер соңгы елларда Мөслим районының  үсешен билгеләп үтте һәм киләсе елда Бөтенроссия авыл Сабантуе биредә узачагы турында әйтте.

Ләйсән Хаерова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*