tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда халык һөнәрчелеген үстерү юллары турында фикер алышалар
Казанда халык һөнәрчелеген үстерү юллары турында фикер алышалар

Казанда халык һөнәрчелеген үстерү юллары турында фикер алышалар

Алдагы көннәрдә Идел буе халыкларының алтынлап чигү үзенчәлекләре, төрки дөньяда киез сәнгате, күн мозаикасы хакында лекцияләр, киез һәм күннән эшләнмәләр ясау мастер-классы булачак.

1-4 декабрь көннәрендә Казанда «Татарстанның декоратив-гамәли сәнгате: традицияләр һәм инновацияләр» уку-укыту семинарында халык һөнәрчелеген һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерү юллары турында фикер алышалар. Бу хакта Татарстанның Мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге хәбәр итә.

Семинар ачылу тантанасында сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова һәм Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең директор урынбасары Гөлназ Латыйпова катнашучыларны сәламләп, республикада декоратив-гамәли сәнгать үсеше белән таныштырган.

Семинарда сәнгать белгече Людмила Шкляева татар халкының агач эшкәртү сәнгате турында сөйләгән. Теманы дәвам итеп, рәссам Ринат Әхмәтов агачны сәнгати эшкәртү буенча мастер-класс үткәргән.

Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни хезмәткәре Динә Гатина-Шәфыйкова Казан татарларының костюмы һәм зәркән сәнгате тарихы белән таныштырган. Зәркәнче-реставратор Рәфкать Мөхәммәтшин Идел буе халыкларында зәркән сәнгате технологияләрен аңлатып, үзенең эш үрнәкләрен тәкъдим иткән.

Сәнгать белгече, рәссам Рөстәм Шәмсутов заманча гарәп-графика сәнгате турында мәгълүмат биргән, рәссам һәм галим Нәҗип Нәккашның каллиграфия буенча мастер-клас үткәргән. Туксанынчы елларда яңа үсеш алган шәмаил сәнгате бүген дә популярлыгын югалтмый дип саный алар. ИЯЛИның язма һәм музыкаль мирас үзәге фәнни хезмәткәре Венер Госманов татарда эпиграфик сәнгате тарихы белән таныштырган.

Семинар 3-4 декабрьдә дә дәвам итәчәк. Анда Идел буе халыкларының алтынлап чигү үзенчәлекләре, төрки дөньяда киез сәнгате, күн мозаикасы хакында лекцияләр укылачак. Шулай ук киез һәм күннән эшләнмәләр ясау мастер-классы да узар дип көтелә.

Рузилә Мөхәммәтова 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*