tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милли” студиясе татарча хезмәт күрсәтә
“Милли” студиясе татарча хезмәт күрсәтә

“Милли” студиясе татарча хезмәт күрсәтә

Казан үзәгендә “Милли” исемле чәчәкләр студиясе ачылды. Оештыручылары – тарихчы галим Айрат Фәйзрахманов һәм профессиональ флорист Диләрә Гадеева. Алар туган телдәге сәүдә кешеләрне җәлеп итә дигән фикердә.

Татарстан башкаласы үзәгендә чәчәк кибетләре эшләп килсә дә, ике телле, милли үзенчәлекләрне исәпкә алып эшләүчеләр юк диярлек. Әлеге бушлыкны Казан федераль университетының югары сәнгать мәктәбен бетерүче Диләрә Гадеева тарихчы галим буларак билгеле Айрат Фәйзрахманов тудырырга карар кылганнар.

“Оешманыңт арихи урында, Казанның элеккеге милли сәүдә үзәгендә – атаклы Печән базарында урнашуы һич тә очраклы түгелдер, мөгаен. Бу барлык үзенчәлекләр оешмабызны шундый горур исем – “Милли” исеме белән дип атарга этәргеч бирде”, ди Айрат. Ул гыйлем, сүз, фикер белән генә түгел, эшмәкәрлек белән дә милләткә файда, кешеләргә матур сервис күрсәтергә теләвен әйтте.

“Безнең чәчәк бәйләмнәребез – матур, кешене сөендерүче, искиткеч формалы, мөhим мәгънәле. Чәчәк бәйләмнәренә үзенә хас булган милли моңы бар дип әйтеп була. Шулай ук студиядә татар телендә котлау хатлары, милли тематикалы кул эшләнмәләре бар.

Бездә һәр сатып алучыга аерым мөнәсәбәт: халкыбыз шикелле без кунакчыл, һәрвакыт сатып алучыны чәй белән, милли ризыклар белән каршы алырга әзер. Студияда сатып алучыларга ике телдә бер тигез хезмәт күрсәтелә”, – ди Фәйзрахманов.

Без аннан татар телле сәүдәгә, милли бизәкләргә ихтыяҗ хакында да кызыксындык. Аның фикеренчә, туган телдәге сәүдә дә сатып алучыларны җәлеп итә ала.

“Бу проект шундый кызыксыну уятыр диеп уйламаган идек. Ачылган көндә бездә берничә дистә кеше булды. Димәк, җәмәгатьчелегебез мондый проектларга сусаган. Беренчедән, бу проектның идеясе эшмәкәрлек идеяларыннан башка, ул социаль мәгънәгә дә ия. Шул УК чәчәкләр турында сүз алып барсак, чәчәкләр ул шундый глобаль күренеш хәзер. Барлык халыкларга, барлык дәүләтләргә дә хас әйбер. Әмма, глобаль күренеш буларак чәчәкләр культурасында ниндидер мили үзенчәлекләр аз дияргә була. Әгәрдә татар мәдәниятен үстерергә телибез икән, мондый глобаль күренешләрдә, глобаль шартларда чәчәкләр булсынмы ул, ниндидер башка әйберләр булсынмы, анда ниндидер мили үзенчәлекләр булырга тиеш дип уйлыйм. Туган телдә алып барылган сәүдә кешеләрне үзенә җәлеп итә”, – ди Айрат Фәйзрахманов.

“Милли” студиясе яңалыкларын аларның “Вконтакте”дагы төркеменнән күреп була https://vk.com/milly_studio

Гүзәлия Гыйиятуллина, КФУ студенты

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*