Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә
“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

“Ак калфак” эшчәнлеген җәелдерә

Халыклар дуслыгы йортында “Ак калфак” оешмасы калфак чигү чарасы уздыды. “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова килгәннәргә калфак өлгеләре, инә-җеп, кайчы һәм бисер өләшеп чыкты. Оешма җитәкчесе Разия ханым Әюпованың кереш сүзеннән соң һәркем кыскача гына үзе белән таныштырып үтте. Бу көнне калфак чигәргә килгән (ә арада Гали авылы һәм Казан шәһәре вәкилләре дә бар иде) олы яшьтәге ханымнар да, яшь студент кызлар да үзләренең кул эшләре белән мавыгулары, бирегә татар чигүе сәнгатен тирәнрәк өйрәнү максаты белән килүләре турында әйтеп үттеләр.

Гөлнара ханым татар чигеше төрләре, калфак тегү һәм чигү ысуллары турында сөйләгәннән соң, кызу эш башланды. Элек кичләрен хатын-кызлар ничек җырлашып, сөйләшеп утырган булсалар, монда да шулай ук булды. 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне алдыннан уздырылган бу чарада, әлбәттә, сүз күбрәк сугыш кырларында ятып калган  ата-бабаларыбыз турында барды. Һәркем ата-бабаларының сугыш юллары турында сөйләп узды.  Тетрәндергеч бу истәлекләрдән соң бераз тынып, сугыш авырлыклары турында уйланып утырганда Әминә Ибәтова җыр сузып җибәрде, аңа кушылып башкалар да моңланды. Араларында җирле шагыйрә Наилә Хөсәенова да бар иде. Ул үзенең күптән түгел дөнья күргән китабыннан сугышка, туган авылларыбызга, татар милләтенең үткәненә һәм киләчәгенә багышланган шигырьләрен укыды.

Калфаклар чигелеп беткәч, “В контакте” сайтында “Ак калфак” оешмасы уздырган аш-су конкурсында җиңүче Гөлия Минсафина, Әминә Ибәтова, Лилия Рахмаева һәм Алия Үлбәковаларга һәм оешманың башка актив әгъзаларына күчтәнәчләр тапшырылды.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*