tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе
“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе

26 апрель 2018 елны, сәгать 16:00 Казан шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең нәтиҗәсе ясалачак һәм гала-концерт узачак.

Акция– татар яшьләре энтузиастлары тарафыннанбелдерелгәнүзенә күрә гражданлык инициативасы.Быел ул берничә чаралардан тора: “Татар-Дозор – 2018” квест-уены,“Тяжело с татарским” антипремиясен тапшыру, Bez.tatar икетеллелек рейтингы, Татарстан мәктәпләрендәге бәйге һәм Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән музыкант Илья Барамия танылган “АИГЕЛ”дуэты катнашында Бауман урамында узачак концерт.

Антипремия «Тяжело с татарским»

Берничә ел дәвамында“Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең оештыручылары тарафыннан ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткермәгән дәүләт оешмалары рейтингы төзелә.

Ел дәвамында оештыручылар төрле оешмаларга татар телен куллануларын сорап хатлар язалар. 15 кешедән торган команда муниципаль берәмлекләр ике дәүләт телендә дә мәгълүмат җиткерү-җиткермәвен тикшерделәр.

Антипремия оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итүен билгеләп үтик. Мәсәлән, элекке елларда«Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм “Әкият” курчак театры сайты, Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комитеты) татар телен кулланылышка кертте. 2017нче елда «Тяжело с татарским» антипремиясен “РЖД” алды.

Быелгы антипремия антилауреаты гала-концертта билгеле булачак.

Быелгы хедлайнер —«АИГЕЛ» хип-хоп дуэты!

“Мин татарча сөйләшәм” акциясенең гала-концерты  26 нчы апрель(пәнҗешәмбе) – Габдулла Тукай туган көнендә узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да була.

Традиция буларак, “Мин татарча сөйләшәм!” концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.

Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиевһ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Казанда беренче тапкыр башкорт рок-төркеме “Бүреләр” чыгыш ясаячак. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде. Аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән  Tatar__Boy, Әдилә Әхмәтовабелән Abadeli төркеме һәм Ramilya Upчыгыш ясаячак. Гала-концертның – танылган татар шагыйрәсе Йолдыз Миңнуллина һәм биюче, хореограф, “Алтын Битлек” премиясеналучы Нурбәк Батулла.

Концерт хедлайнеры – Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты – 2017нче елның иң танылган музыкаль проекты. “1190” альбомынакергән “Татарин” җырының клибын (шулай ук “Вечерний Ургант” эфирында да яңгыраган) 2,7 миллионнан артык тапкыр караганнар.

“Мин татарча сөйләшәм!”акциясенең оештыручылары – ТРның фән һәм мәгариф министрлыгы, ТРның мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәме белән – Бөтендөнья татар яшьләре форумы.

Генераль спонсор: “Түбәтәй” милли хәләл фастфуд челтәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*