tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Семейда Тукай бәйрәме
Семейда Тукай бәйрәме

Семейда Тукай бәйрәме

Бүген , 22 нче апрель көнне , Семей шəһəренең Семипалатинка яр буенда, Г.Тукай мемориаль комплексында зур бəйрəм – бөтен дөнья татарлары билгелəп үтə торган Туган тел көне һəм Габдулла Тукайның туган көненə багышланган чара узды.

Чараны “Хак” Иртыш буе татарлар һəм башкортлар Ассоцияциясе һəм шуңа кергəн Татар сəнгать мəктəбе, “Мирас” яшьлəр берлеге оештырды.

Биредə Татар сəнгать мəктəбе укучылары, Семей шəһəре мəдəният сараена караган “Истəлек” һəм “Иртыш моңнары” ансамбльлəре һəм жирле халык Тукай сүзлəренə язылган яки Тукайга багышланган шигырьлəр сөйлəделəр, жырлар жырладылар, төрле уен коралларында уйнадылар. Аеруча тамашачыларны “Кечкенə Апуш” балалар татар клубының балалары куандырды. Бүген аларның беренче ижат жимешлəрен күрə алдык. Нəни артистларыбыз Тукайның “Кызыклы шəкерт”, “Кəжə белəн сарык”, “Бала белəн күбəлəк” шигырьлəрен сəхнəлəштерделəр. Бəйрəмдə Тукайның хəтта “Печəн базары, Яхүд Яңа Кисекбаш” поемасыннан да өзек тəкъдим ителде.

Татар ижтимагый оешмасың президиум əгъзасы Рашидə Ашрафовна һəм Семей хезмəткəрлəренең вəкиле Мəүлетжан Сəитмəгърүфович тарафыннан котлау сүзлəре иреште, шулай ук Тукай һəйкəленə чəчəклəр салынды. Гомумəн, чара бик күңелле узды. Без татар телебезнең нинди бай, матур, моңлы икəнлегенə тагын бер кат инандык.

Диләнур Ахунҗанова
Семей

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*