tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим
Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим

Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия коллиятендә  рус телле балалар бакчасы тәрбиячеләренең профессиональ осталыклары буенча IV республикакүләм “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим” дигән  бәйгенең йомгаклау туры узды. Анда Кукмара районының 4 номерлы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячесе  О.Ю.Петрова катнашты.

Ул ”Мин-шәхес” темасына визит карточкасы эшләү, Татар халык уеннарын өйрәтү, ”Татарчага тәрҗемә ит” уены, ”Ирекле микрофон”да иҗади чыгышлар буенча югары баллар җыйнап,   “Заманча Мерри Попинс” номинациясендә җиңү яулады.

Аны кайнар котлыйбыз, яңадан яңа профессиональ уңышлар телибез.

Кукмара районының “Ак калфак” оешмасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*