enrutat
Баш бит / Минем беренче адымнарым
Минем беренче адымнарым

Минем беренче адымнарым

Әйе, гомерләр бер мизгел кебек үтә дә китә икән. “Яңарыш” газетасына да 30 ел туларга санаулы айлар калды. Әле кайчан гына Төмәннең Киев урамы, 60 нчы йортында урнашкан “Яңарыш” редакциясенең беренче тапкыр ишеген ачып кергән идем. Бу — 1996 елның ноябрь ае булды. Редактор Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов икенче катта баскычта басып тора иде, хуш күреп якты йөз белән каршы алды. “Менә, эш урының шушында булыр”, – дип ул мине икенче каттагы кабинетка озатты. Яшь, сөйкемле җаваплы секретарь Алсу Сәгыйтова мине өченче катта эшләүче кызлар белән таныштырды.

Кабинетта версткалаучы Зөһрә Вәлитова һәм корректор-җыючы Нәсимә Ташбулатова компьютер алдында утыралар иде. Аннары бүлек мөдире Гөлнур Вәлишина, бухгалтер Зәйния Тачетдинова, шофер Рөстәм Мавлюшев белән таныштым. Версткалаучы Тимербикә Бубнова әлегә декрет ялында иде. Соңыннан редакциягә эшләргә Рәүфә Кангазина, Талия Хәйруллина, Наилә Сафиуллина килделәр.

1997 елның февралендә миңа шәһәрнең нәкъ уртасында «Яңарыш» редакциясеннән тулай торакта бүлмә бирделәр. Заманалар үзгәргән иде, ул вакытта һичкемгә бушлай фатир бирмәделәр. Азат Гыйззәт улы документлар артыннан йөреп, тораклы итте. Мин аңа чын күңелдән рәхмәтле.

1997 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу кампаниясе барды. Азат абый эшемнең беренче адымы итеп, туган авылым Киндерлегә якташларны газетага яздыру өчен командировкага җибәрде. Авыр еллар иде, рәтләп акча булмаган заманалар. Йорт саен кердем, авылдашларга рәхмәт, һичкем кире борып чыгармады, күршедән бурычка акча алып булса да газетага язылдылар. Пенсионерлар – Рәкыя апа Колмәтова, Рауза апа Ниязованың акчалары исәпле иде, аңлыйм. “Акча юк”, – дип язылмадылар. Кичен өйгә килделәр. “Ничек инде сине уңайсыз хәлдә калдырыйк, мәрхүмә әниеңнең иң якын дуслары идек, хәзер газетага язылмасак тынычлыгыбыз бетә”, – дип соңгы акчаларын суздылар. Шушы вакыйга хәтергә төшкән саен дөньядан киткән, бик якын булган бу ике апаны сагынып искә алам.

Киев урамындагы бинада кысынкы, тар булса да, күңелле яшәдек. Төшке ашны барыбыз да бергә утырып ашадык, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрдек.

Цифрлы фотоаппаратлар әлегә юк иде, “Кодак” тасмалы белән төшердек. Якындагы фотоателье Мельникайте урамында урнашкан. “Син иң яшебез, йөгереп кенә фоторәсемнәрне ясатып кил әле”, – дип Азат абый анда мине җибәрә иде.

Яңа 1998 ел җитеп килә. Профсоюз сабыйларга бүләк алмаган, акча гына күчергән. “Якын-тирәдәге кибетләргә барып, редакция хезмәткәрләре балаларына бүләкләр ясагыз”, – дип бухгалтер Рәүфә белән миңа акча бирде. Без Мельникайте урамындагы “Радуга” гастрономына барып тәм-томнар алдык, бөтен фантазиябезне җиктек. Совет чорындагы шикелле капчыкларга конфетлардан тыш алмалар, мандариннар да салдык.

Азат Гыйззәт улы гадел, эчкерсез, кешелекле булгангадыр, дуслары да үзе шикелле иде. Төмән өлкәсе хакимияте белгече Илдар Шәрәпов, күренекле табиб Әхәт Сабиров, журналист Фәрит Баязитов, җирле шагыйрь Ирек Махиянов редакциягә килсәләр, безнең янга да кереп хәлебезне сорашалар. Мәзәкләр сөйләп көлдереп тә алалар, өлкә татар җәмгыяте яңалыклары белән кызыксыналар.

1997 елның соры көзе. Автовокзалда Түбән Тәүдегә кайтырга автобуска билет алдым да, перронга чыктым. Стенага зур Татарстан эстрада йолдызлары концерты афишасы эленгән. Аны җентекләп карап тора идем, Әхәт абый Сабиров килеп басты. “Шыкчага китеп барам, автобус килергә әле вакыт бар”, – диде ул. Афишаны өйрәндек, төрле кызыклы хәлләр сөйләде. Ул бит данлыклы табиб, кешене бертигез күреп, гади, ачык булганлыгына хәзергәчә гаҗәпләнәм.

Илдар Шәрәпов бигрәк милләт җанлы, үтә җаваплы шәхес иде. Элек “Таң йолдызы” өлкә балалар фестивале язын шәһәр читендәге җәйге сәламәтләндерү лагерьларында узды. Илдар Тәлгать улы оештырып, һәрнәрсәне контрольдә тотып, иң азакта балаларны автобусларга утыртып өйләренә озатып кала иде.

Шушы егетләр вакытыннан алда киттеләр, ә бит якташларыбыз, милләтебез өчен күпме эш башкарырлар иде…

Ниһаять, 2002 елда Осипенко урамындагы Матбугат йортына күчендек, башка өлкә газеталары белән бер рәттә эшләячәгебезгә куандык. Кайда гына эшләмик, максатыбыз бер: милләтебезгә тугры калып хезмәт итү.

Диләфрүз Фәхретдинова,
Төмән шәһәре, «Яңарыш» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*